
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Тантанага барлыгы 46 финалист, бәйгенең башка еллардагы җиңүчеләре, оештыручылар һәм иганәчеләр, жюри әгъзалары, Казан шәһәре укытучылары һәм укучылары, матбугат чаралары чакырулы иде. Камал театры инде өченче мәртәбә үзенең кече залында татар интернетчыларын шундый матур тантанага җыя. Быел, тантана башланыр алдыннан, театр артистлары татнетчыларга "Галиябану" спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр.
Тантана дипломантларны бүләкләүдән башланды. Җиңү яулауга бер генә адым калган сайтларның саны быел - 21:
- Туган телдә данлап яшик туган җирне!
- Мөнирә Садыйкова сайты
- Айгөл сайты
- Якупова Йолдыз сайты
- Туган авылым минем - Аккүзем
- Кыңгыраулар
- “Дуслык” балалар бакчасы
- Алтын компьютер
- Спорт дөньясы
- Физика Дәүләкидә
- Хәзинә
- Мөслимем - туган җирем
- Мин татарча сөйләшәм
- Гыйлем - татарча фән-фәһем
- Кыйблам
- Яшәү яме - гаиләдә
- Туган телем - татар теле
- Мөҗәһит сайты
- “Нигез ташым”
- Язучы-прозаик Фоат Садриев сайты
- Шагыйрә Гөлнара Әюпованың шәхси сайты
Дипломантларны бүләкләгәннән соң, "Марк Вебер" веб-студиясе веб-программисты Рөстәм Биктаһиров тамашачылар алдында "Эффектив сайтлар ясау" турында мастер-класс белән чыгыш ясады.
Гомумән, җиңүчеләрне бүләкләү татар җырчылары чыгышлары белән аралашып барды. Җиңүчеләрне котларга дип бүгенге тантанага татар халкының яраткан җырчылары Илназ Минвәлиев, Илзилә, "Болгар кызлары", Гөлгенә килгән иде.
Бүләкләр иң элек III һәм II урын яулаган сайт авторларына, аннары I урын яулаучыларга ("Белем җәүһәрләре"нә) тапшырылды. Тантананың ахырында "Белем җәүһәре" исемен яулап, әлеге исемгә тап төшермичә, сайтларын ныгыта, яхшырта барган татнетчыларга "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеме тапшырылды. Тантана бәйгенең быел гына язылган гимны белән тәмамланды.
Быел Татнетта узган дөньякүләм бәйгенең җиңүчеләре түбәндәгеләр:
"Укытучы - җәүһәр" номинациясе
- Туган телем - татар теле - I урын,
- Татар телен - "5"легә! - II урын,
- Низамиева Әлфинур сайты - III урын,
- Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә - III урын.
"Укучы - җәүһәр" номинациясе
- Мин - табигать баласы! - I урын,
- Айнур сайты - II урын,
- Тылсымлы объектив - III урын,
"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
- Белем башлангычтан башлана - I урын,
- Белем - бәхет ачкычы. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Антонова Нәфисәнең шәхси сайты - II урын,
- Татар халык мәкальләренә таянып - III урын.
"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
- Казан шәһәре Киров районының 15нче татар гимназиясе сайты - I урын,
- Китапханәм - II урын,
- "Илһам" газетасы - III урын.
"Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
- Мәдәният һәм сәнгать институты - II урын.
"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе
- "Сөембикә" журналы сайты - I урын,
- "Идел" журналы - II урын,
- Татар һәм рус телле “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталы - II урын,
- "Калеб" яңа буын җыены - III урын,
- "Игелек.ру" сайты - III урын.
"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе
- Минем йорт - I урын,
- Нәселем - горурлыгым - II урын,
- Бәхет - III урын.
“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе
- Intertat.ru сайтының "Татар галәме" сәхифәсе - I урын,
- Каһарманнар.ру - II урын,
- Хәтер - III урын.
Бәйгенең җиңүчеләрен чын күңелдән котлыйбыз һәм эшләрендә уңышлар теләп калабыз!
Татнетны үстерү фонды тантананы оештыруда актив ярдәм күрсәткән өчен ТР Дәүләт Советына, ТР Министрлар Кабинетына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Мәдәният министрлыгына, "Аксу" компаниясенә, "Халкыбыз мирасы" компаниясенә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына, "МЭЛТ" компаниясенә зур рәхмәт белдерә.
PS. Әлеге яңалык якын арада тантанадан фоторепортаж белән тулыландырылачак. Тантанада катнашучылардан фотолар xat@belem.ru адресына кабул ителә.
Фикерләр
Кәүсәрия Гаяз кызы
16 Октябрь, 2015 - 22:09
Рәхмәт сүзе
Булдырдыгыз! Кичә искиткеч матур узды! Елдан-ел күркәмрәк уза бәйрәмебез!!!Безне зурлаган өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне дә сөендерсен!
Илфар Әюпов
17 Октябрь, 2015 - 09:22
Афәрин!..
Финал тантанасы бик матур узды. Оештыручыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә...
Бу турыда безнең фотомизгелләр белән репортажыбыз: http://qushlawich.ru/node/609
Кәүсәрия Гаяз кызы
19 Октябрь, 2015 - 18:12
Рәхмәт
Рәхмәт яусын, Илфар! Фотоларны "үзләштердек"!!!
Алсу
26 Ноябрь, 2015 - 09:54
сорау
Исәнмесез. "Белем җәүһәрләре-2015 " конкурсында катнашучыларга (җиңүчеләр түгел) сертификатлар биреләме?
Раил Гатауллин
16 Январь, 2016 - 15:28
Сертификат финалистларга гына бирелә
Сертификат финалистларга гына бирелә. Сайтыгызны яхшыртырга, финалистлар исемлегенә керерлек дәрәҗәгә ирештерергә тырышыгыз.
Фикерләр