
"Белем җәүһәрләре" бәйгесе быел җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы алдыннан яңартылган сайтлы гына түгел, гимнлы да булды. Әлегә сезгә гимнның сүзләрен генә тәкъдим итәбез, ә инде гимнның үзен тантанада ишетергә, ишетергә генә түгел - кушылып җырларга да мөмкин булачак.
Татарстан - гүзәл туган ягым,
Татар теле - туган телебез.
Интернетта яңа сайтлар төзеп
Илнең, телнең данын сөйлибез.
Кушымта:
Без - җәүһәрләр, Белем җәүһәрләре,
Иң файдалы сайтлар хуҗасы.
Син дә кушыл, бергә-бергә төзик
Интернетта татар дөньясын!
Туган телем яңа үрләр яулый:
Мәдәният, тарих, мәгариф...
Алтын кебек кыйммәт безнең өчен
Туган телдә язган һәр хәреф.
Кушымта:
Без - җәүһәрләр, Белем җәүһәрләре,
Иң файдалы сайтлар хуҗасы.
Син дә кушыл, бергә ныгытыйк без
Интернетта татар дөньясын!
Без яулыйсы үрләр алда әле -
Җәүһәрләрнең булыйк җәүһәре!
Һәр татарга якты маяк булсын
Интернетның асыл гәүһәре.
Кушымта:
Без - җәүһәрләр, Белем җәүһәрләре,
Иң файдалы сайтлар хуҗасы.
Син дә кушыл, бергә танытыйк без
Интернетта татар дөньясын!
Фикерләр