
"Белем җәүһәрләре" бәйгесе быел алтынчы мәртәбә үзенең финалистларын игълан итә. Аларның саны быел - 46. Бәйгегә кабул ителгән 73 сайт арасыннан 46 интернет-проект жюри әгъзаларының хуплавын тапты.
Финалистлар исемлегенә күчәр алдыннан быелгы бәйге буенча кайбер статистик мәгълүмат белән таныштырып үтәргә телибез.
- Быелгы бәйге Татарстанның 19 районы һәм шәһәрен, Башкортстан, Самара, Оренбург өлкәләрен колачлады.
- Иң күп интернет-проект - Яр Чаллы шәһәреннән (15 проект).
- Бәйгедә 6 кеше икедән артык сайты белән катнаша. Иң яшь катнашучыга - 7 яшь (Яр Чаллы).
- Бәйгедә катнашучы 26 сайт - Jimdo, 16 сайт - ucoz платформасында ясалган.
- 17 сайт (23%) икенче дәрәҗә доменда, калган сайтлар өченче дәрәҗә доменда урнашканнар.
Бәйгенең оештыру комитетын шатландырган моментлар белән дә уртаклашасыбыз килә.
Беренчедән, бәйгенең рәсми сайты якын көннәрдә яңа платформа һәм дизайн белән эшләп китәчәк. Сайтның дизайн-макеты инде ясалган, хәзерге вакытта сайт хезмәт күрсәтү режимында эшли.
Икенче шатлыклы хәбәр - яңартылган сайтта бәйгенең гимны белән танышырга мөмкин булачак. Гимн сүзләре инде әзер, тантана үткәрү көне алдыннан гимнга көй дә язылыр, дип көтелә.
Ә хәзер инде сезне шатландырырга телибез һәм финалистлар исемлеген тәкъдим итәбез.
"Укытучы - җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 18)
- Айгөл сайты
- Мөнирә Садыйкова сайты
- Низамиева Әлфинур сайты
- Татар телен - "5"легә!
- Туган телдә данлап яшик туган җирне!
- Туган телем - татар теле
- Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә
- Якупова Йолдыз сайты
"Укучы - җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 7)
"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе (катнашучылар саны: 10)
- “Дуслык” балалар бакчасы
- Алтын компьютер
- Белем - бәхет ачкычы. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Антонова Нәфисәнең шәхси сайты.
- Белем башлангычтан башлана
- Спорт дөньясы
- Татар халык мәкальләренә таянып
"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе (катнашучылар саны: 10)
- "Илһам" газетасы
- Казан шәһәре Киров районының 15нче татар гимназиясе сайты
- Китапханәм
- Мөслимем - туган җирем
- Физика Дәүләкидә
- Хәзинә
"Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе (катнашучылар саны: 1)
"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 15)
- "Игелек.ру" сайты
- "Идел" журналы
- "Калеб" яңа буын җыены
- "Сөембикә" журналы сайты
- Гыйлем - татарча фән-фәһем
- Кыйблам
- Мин татарча сөйләшәм
- Татар һәм рус телле “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталы
"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 4)
“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе (катнашучылар саны: 8)
- Intertat.ru сайтының "Татар галәме" сәхифәсе
- “Нигез ташым”
- Каһарманнар.ру
- Мөҗәһит сайты
- Туган телем - татар теле
- Хәтер
- Шагыйрә Гөлнара Әюпованың шәхси сайты
- Язучы-прозаик Фоат Садриев сайты
Финалистларны чын күңелдән котлыйбыз һәм 16 октябрь көнне сәг 11:00 дә Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрында узачак тантанага көтеп калабыз!
Фикерләр