V Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнде!

Хөрмәтле сайт авторлары һәм сайтыбыз кунаклары!

"Белем җәүһәрләре" V дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды. Бәйгедә катнашырга теләк белдереп быел 60 ка якын гариза килде.

Исегезгә төшерәбез, быел бәйге 8 номинациядән тора:

  • "Укытучы - җәүһәр" номинациясе
  • "Укучы - җәүһәр" номинациясе
  • "Башлангыч белем – җәүһәр чаткылары" номинациясе
  • "Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе
  • "Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясе
  • "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе
  • "Белемле гаилә - нурлы җәүһәр" номинациясе
  • “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе

Шушы көннәрдә бәйгегә килгән гаризалар белән Татнет экспертлары һәм жюри әгъзалары таныша башлаячак. Октябрь аенда бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

Яңалыкларыбыздан хәбәрдар булып торыгыз!

Бәйге быел Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Белем.ру" оешмасы белән берлектә оештырыла. Бәйге дөньякүләм статуска ия, төрле елларда анда Татарстан Республикасы белән беррәттән АКШ һәм Франциядән, Россиянең башка регионнарыннан катнашучылар булды.

Kobe 11 Mentality

Фикерләр