Белем җәүһәрләре - көтеп алынган бәйге яисә "Көн саен бер татнетчы"

Чынлап та, "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесе кемнәр өчендер көтеп алынган бәйгегә әйләнергә өлгергән икән инде. Бәйге башланып китүгә үк гаризалар да килә башлады. Бәйге ачылган көнне үк оештыручылар җыелып беренче килгән гаризада күрсәтелгән сайт белән таныштык.

Бүгенгә (11 көн дәвамында) бәйгенең "Укытучы - җәүһәр", "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы", "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" һәм "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинацияләренә барлыгы 6 гариза кабул ителде.

Интернет-проектлар арасында узган ел катнашкан сайтлар да, яңалары да бар. Узган елгы дип әйтмәс идем дә, алар инде ел эчендә нык үзгәргәннәр, күпкә яхшырганнар. Мәгълүмат та ярыйсы гына арткан, дизайн ягыннан да алга китеш сизелә.

Сайт үзе дә тулыланып килә - һәр көн бәйгенең рәсми сайтында яңа "татнетчы" теркәлә бара. Шушы берничә көн эчендә бәйгенең оештыручылар комитеты да тулыланды. Әлеге бәйге сайтының  һәм башка бик күп кенә татар интернет-проектларының дизайнеры, "Белем.ру"га һәрдаим ярдәм күрсәтеп торучы Гөлназ Тарханова да бәйгенең оештыру комитетына кертелде.

Бәйгедә катнашырга исәп тоткан сайт кунакларыбызга исә быелгы бәйгенең беренче көннәрендә берничә киңәш биреп үтәсем килә. Әгәр катнашучылар арасында көчле көндәш күрсәгез - югалып калмагыз. Беренчедән, жюри әгъзалары сайтларны бәяләүгә керешкәнче әле шактый вакыт бар, бу вакыт аралыгында сез сайтыгыздан "кәнфит" ясый аласыз. Икенчедән, сайтның Катнашучылар бите бәйгебезнең иң популяр битләреннән берсе. Бәйге сайтына кергән һәр кулланучы конкурсантлар белән танышырга тели. Димәк, сезнең кулланучыларыгыз саны да арта төшәчәк. Өченчедән, бәйгедә катнашырга теләк белдереп сез үзегезнең алга яңа максатлар куясыз һәм аларга омтылырга тырышасыз. Сайтыгызны көн дә яхшырта барып сезнең үзегезнең дә 7-8 ай эчендә оста web-программистка әйләнүегез ихтимал.

Бәйге әле башланды гына. Шуны истә тотыгыз, һәр үткән көн - тарихыбызның зур бер бите. Сезнең һәрберегезнең шушы тарих битләренә Белем җәүһәре булып керүегезне теләп калабыз!

nike air max 90 paypal

Фикерләр