Бәйгенең бүләкләү тантанасына чакырылган финалистлар игътибарына!
2013 елның 8 нче октябре көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 3711/13 номерлы боерыгы белән "Белем җәүһәрләре - 2013" IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе нәтиҗәләре расланды.
Әлеге боерык нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары башкарма комитетларының мәгариф идарәләре (бүлекләре) җитәкчеләренә Электрон хөкүмәт системасы аша хат җибәрелде (теркәлү номеры: №13949/13). Хатның электрон нөсхәсен бәйгенең рәсми сайтында урнаштырабыз!
Барлык финалистларны да 14 октябрь көнне 11.00 сәг. башлана торган тантанага Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече залына көтеп калабыз!
PS. Игътибар! Бүләкләрне кабул итеп алу өчен паспорт, стр-вое свид-во һәм ИНН копияләре кирәк була!
Финалистлар исемлеге:
"Укытучы - җәүһәр" номинациясе
- Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә
- "Dilus" сайты
- Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты
- Туган телем-татар теле
- Айгөл сайты
- Мөгаллим язмалары. Фәрит Вафинның шәхси сайты
- Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галләмова Гөлназ сайты
- Укытучы-логопед Мансурова Юлия Илгиз кызының шәхси сайты
- Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты
"Укучы - җәүһәр" номинациясе
- "Туган авылым минем - АККҮЗЕМ"
- Алисә Исхакова сайты
- Айрат Шакиров сайты
- Актанышым ак илем
- Актаныш муниципаль районы Иске Кормаш авылының рәсми сайты
- Айгизә сайты
- Иҗади бөреләр
"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
- "Илһам" газетасы
- "Дустым китап"
- Дәрескә
- Классташлар
- Татарстан республикасы Саба районы Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы сайты
"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе
- Мирасыбыз - наше наследие
- Шигырьләр, котлаулар сайты
- Сaravanarba
- Татарстан Республикасының Милли китапханәсе
- Татарча иншалар сайты
"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 1.65 MB |
Фикерләр
Кунак
9 Октябрь, 2013 - 15:55
Зур рәхмәт!
Зур рәхмәт!
Фикерләр