Бәйгедә катнашырга теләгән сайт авторлары игътибарына!

Бәйгебездә катнашырга теләге булган укытучылар, укучылар, сайт авторлары!

Шушы берничә көндә бәйгедә катнашырга теләк белдереп NSPORTAL социаль челтәрендә төзелгән сәхифәләр тәкъдим ителә башлады. Әлеге сәхифәләр  -профессионаллар ясаган зур социаль челтәрнең материаллар урнаштырыла торган гади бер өлешләре генә. Алар бәйгегә кабул ителә алмыйлар.

Ахырына кадәр эшләнеп бетмәгән проектлар да бәйгегә бары тик кимчелекләрне төзәткәннән соң гына кабул ителәчәкләр. Бәйгегә килгән гаризалар арасында андый сайтлар да бар.

Бәйгенең дөньякүләм дәрәҗәдә үткәрелүен истә тотып, үзегезнең проектларны камилләштерү өстендә даими эш алып барырга тәкъдим итәбез, сайтыгызны кулланучылар өчен файдалы һәм уңайлы итәргә тырышыгыз.

Бәйгедә катнашыр алдыннан Нигезләмә белән танышып чыгыгыз. Фикер алышулар өчен  форумда махсус тема булдырылган.

Гаризалар кабул итүнең соңгы көне - 15 сентябрь. Бәйгедә катнашучыларның барысына да уңышлар теләп калабыз!

adidas Dame 5 X Marvel 'Black Panther'

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Бәйгенең йомгаклау тантанасы кайчанга планлаштырылган икәнен әйтеп языгыз әле. Быел инде катнашучыларга электрон вариантта гына булса да сертификат бирәсездер шәт?

Фикерләр