Казанда "Пирамида" концертлар залында XIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды

Бүген Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексының концертлар залында XIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләргә тантаналы төстә дипломнар һәм бүләкләр тапшыру өчен оештыру комитеты һәм жюри әгъзалары, ВКонтакте һәм Викимедианың татар бүлеге вәкилләре дә килгән иде.

Барлыгы 45 интернет-проект финалга узды, ә кайсы финалистның ничәнче урын алуы "Пирамида" сәхнәсендә игълан ителде. Бары тик "Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче" номинациясендә генә җиңүчеләр алдан билгеле була, аларның хезмәт/эш статистикасы платформаның үзендә саналып алып барыла.

2022 елда XIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" файдалы татар IT-проектлары бәйгесе җиңүчеләре һәм лауреатларны рәсми сайтта да игълан итәбез:

I. Мәгариф, фән, белем һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект 

 
II. Мәдәният, туризм һәм милләтләр дуслыгы өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект 

  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең официаль төркеме - http://tatfil.ru/tat/ - I урын
  • Камал театрының рәсми сайты - https://kamalteatr.ru - II урын
  • Нократ газетасы сайты - http://mamadysh-rt.ru/lang/toggle/tt - II урын
  • «Казан утлары» журналы сайты - http://kazanutlary.ru - III урын
  • Авыл туризмы - http://booklover.do.am - лауреат
  • Питер.Татар - Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының мәгълүмати-яңалыклар порталы - https://piter.tatar - лауреат

 
III. Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект 

  • Казан шәһәренең җирле үзидарә органнарының рәсми порталы - https://kzn.ru/?lang=ta - I урын
  • «Ватаным Татарстан» газетасы - https://vatantat.ru - II урын
  • Сәясәт: кара? ак? - http://gkg.ucoz.ru - III урын

 
IV. ВКонтакте социаль челтәрендә татарча иң файдалы һәм популяр төркем/берләшмә 

  • Татар электрон китабы (татэлкит) - татар телендә, татарлар, Татарстан турында электрон китаплары - https://vk.com/tatelkit - I урын
  • «Тәртип» радиосының ВКонтактедагы рәсми төркеме - https://vk.com/tartip.tatar - II урын
  • Камал театрының ВКонтактедагы рәсми төркеме - https://vk.com/kamalteatr - II урын
  • Татар ядкарьләре - татар халкының уникаль ядкарьләрен яктыртучы проект - https://vk.com/tatar_yadkarlare - III урын
  • ЯЛКЫН журналы - https://vk.com/yalkyn - III урын
  • «Көмеш кыңгырау» республика газетасының Вконтактедагы төркеме - https://vk.com/komesh_kingiray - лауреат
  • «Мин сине шундый сагындым» төркеме - https://vk.com/club213168279 - лауреат
  • KARA (Кара) — татар телен популярлаштыручы интернет-проект - https://vk.com/kara.duslar - лауреат
  • Дөрес сүзгә җавап юк! - https://vk.com/doressuz - лауреат
  • Че гуглит татар кызы - https://vk.com/cheguglittatarkyzy - лауреат

 
V. Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал 

 
VI. Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль сервис, скрипт яисә кушымта 

 
VII. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче 

Гран-при быел 2019 елда "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган "ШАЯН ТВ" каналының рәсми сайтына (https://shayantv.ru) бирелде.

Фикерләр