Бәйгегә гаризалар кабул итү башланды!

Хөрмәтле сайт кулланучылары, файдалы татар сайтлары авторлары, киләчәк "Белем җәүһәрләре"!

Бүгеннән (8 февраль) алып бәйгегә гаризалар кабул итүне ачык дип белдерәбез!

Бәйгедә катнашу өчен Сез үзегезнең сайтыгызның авторы булырга, сайтыгыз татар телендә эшләргә яисә аның тулы көченә эшли торган татар телле версиясе булырга тиеш! Сайтлар техник яктан эшләнеп беткән һәм кулланучыларыгыз өчен файдалы мәгълүматлар тәкъдим итәргә тиеш.

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар 7 номинация буенча кабул ителеп алына:

  • "Укытучы - җәүһәр" номинациясе,
  • "Укучы - җәүһәр" номинациясе,
  • "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе,
  • "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе,
  • "Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе,
  • "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе,
  • "Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе.

Игътибар! Узган еллардагы тәҗрибәне исәпкә алып, быел бәйгедә катнашырга теләгән кулланучылар өчен гариза тапшыру системасына кайбер уңайлыклар кертелде. Гариза тапшыру өчен, бәйгенең шарты буенча, кулланучылар ФИОны тулысынча күрсәтеп теркәлергә тиешләр.

1. Теркәлгән вакытта теркәлүне электрон почта аркылы раслап торырга кирәкми, быел теркәлү системасының иминлеге тәэмин ителде.

2. Бәйгегә кириллик зонадагы (.рф) сайтлар да кабул ителә.

3. Бәйгегә гариза тапшырган кулланучыларның сайтлары өстәмә махсус индексланачак һәм интернет челтәрендә танылу өчен әлеге сайт авторлары өчен отышлы булачак. Ягъни, гаризаларны алдарак тапшырган саен, сайтыгызның танылу дәрәҗәсе зуррак булачак.

Шулай ук, узган еллардагы катнашучылар турында мәгълүмат Архивка урнаштырылды, аларны уң яктагы менюда күрә аласыз.

Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан оештырыла. 

Бәйгедә катнашыр алдыннан Нигезләмә белән танышып чыгуыгызны сорыйбыз. Фикер алышулар өчен  форумда махсус тема булдырылды.

Бәйгедә катнашучыларның барысына да уңышлар теләп калабыз!

Nike Air VaporMax

Фикерләр