"Белем җәүһәрләре"нә гаризалар кабул итү җомга көнне башланып китәчәк!

Хөрмәтле сайт кулланучылары, файдалы татар сайтлары авторлары, киләчәк "Белем җәүһәрләре"!

Бүген, 5 февраль - "Белем җәүһәрләре" интернет-бәйгесе башланып китүгә төгәл 3 ел! Үзенә күрә бәйгенең зур булмаган туган көне! Нәкъ менә 3 ел элек файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү башланып киткән иде.

Быел бәйге инде дүртенче мәртәбә үткәрелә. Гадәттәгечә, "Белем җәүһәрләре"нә гаризалар кабул итү җомга көнне башланып китәчәк! Быел ул 8 нче февраль көненә туры килә. Бәйгегә гаризалар кабул итү башланыр алдыннан аның яңартылган нигезләмәсе урнаштырылачак, гариза кабул итү бите ачылачак, мәгълүмати иганәчеләребез бәйгенең башлануы турында хәбәр таратачак.

Бәйгегә гаризалар сентябрь аеның беренче декадасына кадәр кабул ителер, нәтиҗәләр сентябрь аенда ясалыр, ә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы октябрь аенда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узар дип көтелә.

Бәйгенең рәсми сайтында яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

Ихтирам белән, бәйгенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин

air max 90 essential hyperfuse

Фикерләр