Дүртенче "Белем җәүһәрләре" бәйгесе башлануга 3 атнага якын вакыт калып бара

Хөрмәтле файдалы татар интернетын булдыручы веб-осталар!

Дүртенче "Белем җәүһәрләре" бәйгесе башлануга 3 атнага якын вакыт калып бара. Кайберәүләр әлегә бу бәйге барлыгын белмиләр дә, ә кайберәүләр бәйгедә катнашу өчен чираттагы сайтларын яхшырту өстендә көн-төн эш алып баралар.

2012 елның ноябрь ае башында без "Белем җәүһәрләре - 2013" бәйгесендә катнашырга теләк бармы?" дигән исем астында сораштыру урнаштырган идек. 2 ай эчендә сораштыруда 60 кеше катнашты, 95% кулланучы "Белем җәүһәрләре - 2013" бәйгесендә катнашырга исәп тотуларын белдерделәр. Бу мәгълүмат бәйгене оештыручылар өчен бик шатлыклы һәм безгә яңа көчләр бирә. Чираттагы бәйге тагын да колачлырак, тагын да яхшырак булыр дигән өмет тотабыз.

Бүгенге көннәрдә бәйгенең Нигезләмәсен яңарту эшләре башланып китәчәк, сайтта тиешле техник мөмкинлекләр булдырылачак. Әгәр дә бәйгегә карата фикерләрегез бар икән, аларны әлеге яңалык астында урнаштырып калдырыгыз. Барлык тәкъдимнәр дә каралачак дип ышандырабыз.

ps. Хөрмәтле иганәчеләр!

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе Интернет челтәренең татар сегментында булган иң яхшы һәм иң файдалы сайтларын ачыклауны, аларның авторларына ярдәм күрсәтүне, аларны танытуны максат итеп куя. Әгәр бу юнәлештә эшебезне хуплыйсыз һәм бәйгедә җиңүчеләргә үз бүләкләрегезне тапшырасыгыз килә икән, безнең белән элемтәгә керегез! Без теләктәшлек күрсәткән һәркемгә шатбыз!

Бәйгенең узган елгы нигезләмәсен http://konkurs.belem.ru/nigezlama адресы буенча таба аласыз.

Men's Air Jordan 11 Low 'Light Bone' [CD6846-002]

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Быел, сайтларга онлайн тавыш бирүне кертсәк ничек булыр икән? Иң күп тавыш алучы сайтны билгеләп үтәргә мәмкин булыр иде. Ләкин бер компьютердан бер генә тапкыр тавыш бирү мөмкинлеген кертергә кирәктер, мөгаен.

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Тәкъдимегез өчен рәхмәт! Мөмкинлек тудыра алсак, онлайн тавыш бирүне гамәлгә кертербез. Әмма аның гадел булуы өчен тырышырга кирәк булачак.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Минемчә, болай эшләгәндә гаделлек булмаячак. Теләсә-каян чакырып китерелгән кешеләр төймәгә басып утырачак. Шул рәвешчә, бөтенләй эчтәлексез сайтлар да алдынгы урынга чыгарга мөмкин. Әлеге зур конкурста катнашучы проектларны бары тик белгечләр генә тиешле дәрәҗәдә бәяли ала!

Фикерләр