III Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнде

"Белем җәүһәрләре" бәйгесен ел дәвамында күзәтеп барган хөрмәтле сайт авторлары һәм сайт кунаклары!

Менә III Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү дә төгәлләнде. Якындагы ике атна дәвамында бәйгегә кабул ителгән эшләр белән Жюри әгъзалары танышып чыгачак. Алар Интернет-проектлар белән танышачаклар, сайтларның эчтәлегенә, техник яктан камиллегенә һәм дизайнына үз бәяләрен бирәчәкләр.

Зур темплар белән булмаса да, елдан ел бәйгедә катнашучы сайтлар саны арта бара. Быел бәйгедә катнашырга теләк белдереп 53 гариза килде, алар арасыннан 49 интернет-проект бәйгегә кабул ителде. Бәйгегә кабул ителгән Интернет-проектлар белән сез Катнашучылар битенә кереп таныша аласыз.

Жюри әгъзалары исә Интернет-проектлар белән октябрь аена кадәр танышып чыгарга тиешләр. Бәйгенең нәтиҗәләре белән танышу өчен сайтыбыз яңалыкларын күзәтеп барыгыз!

Катнашучыларның барысына да уңышлар теләп калабыз!

Lebron XIV 14 Glow

Фикерләр