"Татнет йолдызлары - 2011" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

18 нче май көнне "Татмедиа" агентлыгының брифинглар залында "Татнет йолдызлары - 2011" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 

Әлеге бәйге 2003 елдан бирле үткәрелеп килә, 2012 елда исә ул унынчы мәртәбә үткәреләчәк. Анда ел саен якынча 200-280 сайт катнашып килә. Бәйгенең номинацияләре арасында "Наука и образование", "Мәгариф һәм фән" номинацияләре дә бар. Узган елгы бәйгедә исә нәкъ менә әлеге номинацияләрдә катнашучылар саны иң күпләрдән булды.

Унынчы юбилей бәйгедә дә әлеге номинацияләрдә катнашучылар иң күпләрдән булыр дип көтелә. "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә катнашып чыныккан, сайтны камилләштерү өстендә остарган сайтлар башка бәйгеләрдә дә конкуренциягә сәләтле булып чыгалар һәм үзләрен бары тик яхшы яклардан гына күрсәтәләр.

"Белем җәүһәрләре" бәйгесендә катнашкан сайтларның уңышка ирешү сәбәпләренең тагын берсе - аларның бары тик файдалы ресурслар чыганагы булып торулары. Киләчәктә андый файдалы сайтларыбызның күбрәк булуын, "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә җиңүләрен теләп калабыз.

nike air max 1 cheap

Фикерләр