XIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү ачылды!

Хөрмәтле татар интернетчылары!!! XIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" IT-бәйгесенә гаризалар кабул итүне ачык дип белдерәбез!

Гаризалар 24 нче октябрьдан 25 нче ноябрьга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне билгеләү (Жюри әгъзалары эшчәнлеге): 26 нчы ноябрьдан 31 нче ноябрьга кадәр булачак. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү декабрь аеның беренче яртысында планлаштырылган.

Быел "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесендә барлыгы 7 номинациядә катнашырга мөмкин:

  1. "Мәгариф, фән, белем һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә мәгариф, фән, милли тәрбия темаларына багышланган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
  2. "Мәдәният, туризм һәм милләтләр дуслыгы өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, туризмга, Татарстан Республикасы табигатенә багышланган, Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклаучы татар оешмалары/берләшмәләр/шәхесләр булдырган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
  3. "Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә сәясәткә, эшмәкәрлеккә, икътисадка багышланган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
  4. "ВКонтакте социаль челтәрендә татарча  иң файдалы һәм популяр төркем/берләшмә". Әлеге номинациядә ВКонтакте социаль челтәрендә язылучылары саны 1000 кешедән күбрәк булган файдалы һәм популяр татарча төркемнәр/берләшмәләрнең авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
  5. "Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал". Әлеге номинациядә Youtube, Rutube, Vimeo кебек видеохостингларда татар телендә алып барыла торган видеоблог/видеоканал/видеоподкастлар авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
  6. "Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль сервис,скрипт яисә кушымта". Әлеге номинациядә татар телендә эшләнгән яисә татар теленә өйрәтә торган файдалы һәм популяр мобиль кушымта, мобиль сервис/скрипт яисә чат-ботларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
  7. "Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче". Әлеге номинациядә Википедиянең татарча бүлеге үсешенә өлеш кертүчеләр катнаша ала.

Бәйге Татарстан Республикасы министрлыклары һәм оешмалары белән берлектә, күп санлы физик һәм юридик затлар ярдәме белән оештырыла. Гариза тапшырыр алдыннан бәйгенең нигезләмәсе белән танышып чыгарга тәкъдим итәбез!

БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ: http://konkurs.belem.ru/nigezlama

ГАРИЗА ТАПШЫРУ: https://forms.gle/qwCELjm5BZBM9EH56

Фикерләр