Бәйгедә яңартулар

Бәйгедә яңартулар

Хөрмәтле сайт кунаклары!

Татар телендә ясалган һәм мәгариф өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлый, аларны популярлаштыра торган "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең беренчесе шуның белән тәмам. Алда - яңа бәйге, яңа интернет-проектлар, яңа көндәшләр.

"Белем җәүһәрләре-2011" интернет-проектлар бәйгесенә гаризаларны кабул итү инде 1 нче гыйнвар көнне үк башланачак. Ел дәвамында гаризалар кабул ителәчәк һәм бәйге таләпләренә туры килгән интернет-проектлар "Катнашучылар" бүлегендә урын алып барачак. Быел катнашкан проектлар исә бәйгенең архивына күчереләчәк.

Бәйгенең рәсми сайтында шулай ук фото- һәм видеогалерея оештыру күздә тотыла. Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте белгечләре һәм жюри әгъзалары сайт ясаучыларга үз киңәшләрен бирергә дә исәп тоталар. Үз чиратында сездән дә киләчәк бәйгеләргә карата фикер-тәкъдимнәрегезне көтәбез. Аларны безнең форумда язып калдыра аласыз.

Киләчәк бәйгеләр тагын да матуррак, тагын да яхшырак узсын, андагы интернет-проектлар ныгысын һәм татар интернеты ныклы үсеш алсын дигән теләктә калабыз!

nike air max 1 grey

Фикерләр