XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең финалистлары билгеле

Хөрмәтле татар интернетчылары һәм татар интернеты белән кызыксынучылар!

XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең жюри әгъзалары үз эшен тәмамлады һәм тантана үткәрү датасы/урыны да билгеле булды. Шул уңайдан сезне 2021 елгы бәйгенең финалистлары белән таныштырабыз:

  1. Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
  2. Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
  3. Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
    • «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе сайты    https://tatcultresurs.ru
    • Гаяз Исхакыйга багышланган cайт    https://isxaki.com
    • Казан шәһәр филармониясенең рәсми сайты    http://kazanfil.ru
    • Халкыбыз мирасы    http://miras.tatar
  4. Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
  5. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче
  6. ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе)т
  7. Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты
  8. Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта
  9. Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал
  10. Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект

Гран-при 2018 ел «Белем җәүһәрләре» (http://konkurs.belem.ru/cauharlar) арасыннан сайлап алыначак. Белгәнегезчә, “Белем җәүһәре” исеменә лаек булып өч елдан артык актив эшләп килгән иң яхшы интернет-проект Оештыру комитетының карары белән бәйгенең махсус призына - “Җәүһәрләрнең җәүһәре” исеменә (гран-при) лаек була.

Барлык интернет-проект авторларын да чын күңелдән дөньякүләм бәйгенең финалына чыгулары белән тәбриклибез һәм тантанада көтеп калабыз! Тантанага Википедия, ВКонтакте вәкилләре дә чакырулы.

Финалистларны бүләкләү тантанасы 6 нчы декабрь көнне ТР Фәннәр Академиясенең (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20) актлар залында үткәрелә. Башлану вакыты: 11:00 сәг.

Фикерләр