XI Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе финалистлары билгеле!

Хөрмәтле татар интернетчылары!

XI Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең жюри әгъзалары үз эшен тәмамлады һәм сезне 2020 елгы бәйгенең финалистлары белән таныштыра алабыз:

  1. .tatar доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект
  2. ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе)
  3. Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
  4. Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты
  5. Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта
  6. Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
  7. Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
  8. Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
  9. Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект
    • “Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталы    http://samtatnews.ru
    • Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге сайты    https://tatarlar.uz
  10. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче
    • Абдуллина Минсылу Фәйзрахман кызы (Уфа, РБ)    
    • Әмир Саматов (Яр Чаллы, РТ)    
    • Ситдыкова Гүзәл Рамазан кызы (Уфа, РБ)    
    • Хамидуллин Абдулла Айрат улы (Казан, РТ)    
    • Юлдашева Луиза Абуталип кызы (Бөрҗән районы Иске Собханкул авылы, РБ)    

Барлык интернет-проект авторларын да чын күңелдән дөньякүләм бәйгенең финалына чыгулары белән тәбриклибез!

ИГЪТИБАР! 25-31 октябрь көннәрне тавыш бирү форматында финалга узган интернет-проектлар турында халык фикерен ачыклау үткәреләчәк. Жюри әгъзалары инде урыннарны билгеләде. Әмма, кайбер проектларны ике урын (мәсәлән, II һәм III урыннар) арасын берничә балл гына аерып тора һәм, халык фикере урынлы булса, жюри үз фикерен үзгәртергә һәм халык фикеренә колак салырга мөмкин.

Кемнең ничәнче урын алуын, гадәттегечә, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында гына игълан итәчәкбез. Тантана 20 ноябрь көнне Казан шәһәрендә үткәрелер дип планлаштырыла. Тантанага Википедия, ВКонтакте вәкилләре дә чакырулы.

Фикерләр