XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде

Хөрмәтле татар интернетчылары! 

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең актлар залында XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде. 

Тантана барышында мәртәбәле кунаклар - ТР Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина, Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе: педагогика фәннәре кандидаты, «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм бәйгесенең жюри әгъзасы Шәмсетдинов Раил Рафаэль улы, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, "Викимедия РУ" директоры, русча Википедия администраторы Владимир Медейко, ВКонтакте социаль челтәренең локализация буенча менеджеры Андрей Минчуков, челтәрне инглизчәгә тәрҗемә итүче Дэвид Принц һәм танылган инстаблогер Ринат Галиәһмәтов җиңүчеләргә дипломнар, кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Конкурс Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелде. Бәйгене үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез! 

Җиңүчеләр исемлеге:

  1. Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
  2. Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
  3. Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
    • I урын: «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе сайты    https://tatcultresurs.ru
    • II урын: Гаяз Исхакыйга багышланган cайт    https://isxaki.com
    • III урын: Казан шәһәр филармониясенең рәсми сайты    http://kazanfil.ru
    • дипломант: Халкыбыз мирасы    http://miras.tatar
  4. Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
  5. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче
  6. ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе)т
  7. Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты
  8. Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта
  9. Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал
  10. Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект

Гран-при 2018 елда "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган һәм бу статусны югары дәрәҗәдә 3 ел дәвамында саклап килгән "Казан утлары" (kazanutlary.ru) сайты коллективына тапшырылды.

Барлык интернет-проект авторларын да чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез!

Фикерләр