Быел "Белем җәүһәре" исеменә лаек булу өчен 73 татар сайты көч сынашачак

Хөрмәтле татар интернетчылары һәм татар интернеты белән даими кызыксынучылар!

Берничә сәгать элек VI "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлануын хәбәр итәбез.

Шунысы сөенечле, елдан-ел Интернет челтәрендә файдалы татар сайтлары саны арта бара. Быелгы бәйгегә катнашырга теләк белдереп оештыру комитетына 90 га якын гариза килде, алар арасыннан 73 (!) интернет-проект бәйгегә кабул ителде.

Соңгы елларда бәйгедә катнашучылар саны статистикасы шундый:

  • 2010 нчы ел - 40 сайт;
  • 2011 нче ел - 41 сайт;
  • 2012 нче ел - 47 сайт;
  • 2013 нче ел - 68 сайт;
  • 2014 нче ел - 57 сайт;
  • 2015 нче ел - 73 сайт.

Кемнәрдер әле татар интернетына яңа гына кереп килә, ә кайбер сайт авторлары, сайтларын яхшырта төшеп, бәйгебездә инде берничә мәртәбә көч сынаша.

Елдан-ел без татар сайтларына таләпләрне дә арттыра барабыз. Бәйгенең Нигезләмәсе яңартыла бара, бәйгене оештыру һәм җиңүчеләрне бүләкләү дәрәҗәсе дә иганәчеләребез, һәм, иң беренче чиратта, бәйгенең төп оештыручылары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән күтәрелә бара.

Якын көннәрдә бәйгегә килгән интернет-проектлар белән жюри әгъзалары танышачак, аларны исемлеген без тавыш бирүләр тәмамлануга ук сезгә хәбәр итәрбез.

Безнең өчен тагын бер куанычлы вакыйга - бәйгенең рәсми сайты шушы көннәрдә яңартылачак һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы алдыннан ачылачак. Аңа кадәр бәйге белән бәйле мәгълүмат сайтның төп оештыручысы булган Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында, мәгълүмати партнерларыбыз сайтларында урнаштырылып барылачак.

Air Jordan VII 7 Shoes

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

1. Ә бәйгедә беренче мәртәбә катнаша торган сайтлар күпме икән?

2. Бер үк сайт белән бәйгедә ничә тапкыр катнашып була?

3. Профессионаллар алап бара торан  сайтлар да "Гади" сайт авторлары белән көрәшәме? Әгәр дә шулай булса, бу гаделме, ягъни үсеп киләче сайтларның көчен онкурентлары буйҗитмәс булып каламы?

4.Җәүһәрләр сайтларын япмыйча, үстемичә (алай да булуы мөмкин бит!) ничә ел  Җәүһәр исемен йөртә ала, яисә ул титул аларга мәңгелеккә биреләме?

5. Дипломнарның дәрәҗәсе нинди? Грантларга, аттестациялщр узганда саналамы? (Министр кул куя бит?!)

6. Гади сайт төзүчеләр арасында үсеш сизәсезме? (Исем, фамилияләп сорамыйм- сезнең объектив бәягезне генә ишетәсе килә)

 

ХЕЗМӘТЕГЕЗ АЛДЫНДА БАШ ИЯМ!!! Сайтларның барысын да карап чыктым- төрлесе бар- ә сезнең бурыч- беркемне дә рәнҗетмичә, дөресбәя бирү. Ай-һай, нинди катлаулы бурыч тора алдыгызда! Уңышлар барчагызга да!

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Сорауларыгыз өчен рәхмәт!

1. Без соңрак конкурсантларга анализ ясыйбыз һәм бу турыда язып чыгачакбыз.

2. Бер үк сайт белән "Белем җәүһәре" исеменә лаек булганчы катнашып була. Әлеге исемне алгач ул инде башкаларга үрнәк сайт буларак тәкъдим ителә.

3. Әйе. Камиллекнең чиге юк. Камиллеккә кайчан да булса профессионаллар да, яңа гына бу юнәлештә эшли башлаган сайт авторлары да ирешә алалар. Кеше алдында киртә - ул үзе. Профессионаллар Татарстанда күп, ә профессиональ татар сайтлары бик аз.

4. Җәүһәр исеме мәңгелеккә бирелә, әлеге исемгә лаек булган сайт 3-4 ел дәвамында үсеп килә, ныгый, дәрәҗәсенә тап төшерми икән, бәйгенең оештыручылары аны "Җәүһәрләрнең җәүһәре" (гран-при) исеменә тәкъдим итәләр, бу сайт авторлары тантаналы төстә дипломнар, аеруча кыйммәтле бүләкләр (ноутбук һ.б. бүләкләр) белән бүләкләнәләр.

5. Нигезләмәне ныклап укыган һәм башка еллардагы Җәүһәрләрнең интернетта урнаштырылган дипломнарын күргән булсагыз, әлеге бәйге дипломнарына быел да 2 министрлык җитәкчелеге кул куячагын күрерсез.

6. Үсеш сизәбез. Сизмәсәк, бу бәйгенең кирәге дә булмас иде. Бәйге нәкъ менә татар интернетын, интернет челтәрендә татар телен үстерү, ныгыту максатыннан чыгып оештырылып килә. Әмма ләкин бу үсешнең тагын да зуррак булуын теләп калабыз. Бу гына аз.

 

Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Кунак исемле кулланучы сурәте

Сезнең фикер белән килешми мөмкин түгел! Без дә килешәбез.

5 нче сорау буенча гына аңлатып бетерә алмаганмын, ахры.  Дипломнарның бәясе, һичшиксез зур, ике министрлыкның, белем.ру җитәкчелегенең кулы булганын да беләбез. Никтер бу дипломны укытучы Грант алганда исемлеккә кертмиләр, шуны гына ачыклыйсы килгән иде.

Рәхмәт җавапларыгызга!

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Әлеге сорау белән Министрлыкка мөрәҗәгать итегез, җавапсыз калдырмаслар, дип уйлыйм.

Кунак исемле кулланучы сурәте
Кунак исемле кулланучы сурәте

Сайтны бәйгедә катнашыр, грант алыр өчен генә ясамыйлар!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Ә мин болай да сайтны Грант өчен ясамыйм, безнең укучыларыбызның белемнәре туры килми Грантка (спецшкола). Узган ел укытучылар арасында шундый сөйләшү булган иде, ник алай икән дип, шуңа күрә генә сорадым (Кеше кайгысын кайгыртып йөргән вакыт!)

Кунак исемле кулланучы сурәте

Язып бетермәгәнмен икән әле фикеремне... Үзеңнең хәләл көчең белән яулаган җиңүеңнең  әҗерен күрү бер дә начар әйбер түгел кебек миңа калса...

Кунак исемле кулланучы сурәте

Финалистлар билгелеме инде?)

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Финалистлар билгеле, якын арада мәгълүматны сайтка урнаштырырбыз. Бераз гына сабырлык. :)

Фикерләр