Бәйгебезнең финалына чыккан хөрмәтле сайт авторлары, бәйгенең жюри әгъзалары, татар интернеты белән кызыксынып торган кулланучыларыбыз, әлеге вакыйганы яктыртырга теләгән матбугат басмалары хезмәткәрләре!
Сезне 25 октябрь көнне иртәнге 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалистларын бүләкләү тантанасына чакырабыз!
Бәйгенең финалына кайсы сайтлар чыкканын сезгә хәбәр иткән идек инде. Бүген, финалист укытучылар һәм укучыларны чакырып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республикабызның районнарына чакырып рәсми хат юллады.
Бәйгенең финалында мәгариф системасында эшләмәгән яисә бәйгебездә башка төбәкләрдән катнашкан сайт авторлары да бар:
- Фәрит Гыйбатдинов - "Урмай авылы сайты"
- Минем йорт
- Сабыем
- Татар әдипләре порталы
- "Хәят" интернет әдәби журналы
Әлеге хатны сайтыбызда урнаштырабыз, барыгызны да тантанада көтеп калабыз!
ps. Хөрмәтле финалистлар! Тантанага килгәндә үзегез белән паспорт, ИНН һәм стр. св-во копияләрен алып килүегезне сорыйбыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалистларын бүләкләү тантанасына чакыру | 2.29 MB |
Фикерләр
Кунак
22 Октябрь, 2014 - 14:31
Килергә тырышырбыз инде,
Килергә тырышырбыз инде, ләкин көннәре генә җүнле-җүнсез: үзе җилле, үзе карлы, үзе салкын, җитмәсә-шимбә, автобуслар тулы була...
Икенче елга, сентябрь урталарында ясарга иде бәйрәмне...
Кунак
22 Октябрь, 2014 - 21:35
Килешәм
Мин дә әлеге фикер калдыручы "Кунак" белән килешәм! Көннәр матур вакыттарак, сентябрь яки май башларында үткәрелсә иде йомгаклау (бүләкләү) тантанасы.
Кунак
22 Октябрь, 2014 - 16:32
Документлар копиясе
Исәнмесез!
Башка еллардагы кебек кайбер документларның күчермәсен алып киләсе юкмы?
Раил Гатауллин
22 Октябрь, 2014 - 22:13
Документларның копияләре
Әйе, кирәк була. http://belem.ru/node/5594 - өстәп яздык.
Кунак
30 Октябрь, 2014 - 19:42
Сорау
"Белем җәүһәрләре" русча ничек була? РОНО аптыратты, андый конкурсны ишеткәнебез юк дип...
Кунак
1 Ноябрь, 2014 - 16:33
Мәгариф һәм фән министрлыгы
Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 5 нче ел рәттән үткәрелүче бәйгене ишетмәгән кайсы район мәгариф бүлеге икән ул - шуны беләсе килә. Шулар өчен тәрҗемә итәм: "Жемчужины знаний".
Кунак
11 Сентябрь, 2015 - 13:45
Җавап
Рус телле район РОНОларына хас әйбер ул, бер дә аптырамагыз!
Кунак
4 Ноябрь, 2014 - 21:00
Хәерле кичләр! "Жемчужины
Хәерле кичләр! "Жемчужины образования - 2014" дип тәрҗемә ителә. Бәйге турында мәгълүмат электрон хөкүмәт порталы аша барлык районнарга да җибәрелә (без 21 октябрьдә алдык - МБ дә хәбәр бирде.).
Кунак
5 Ноябрь, 2014 - 17:50
Мәгариф министрлыгы сайтында
Мәгариф министрлыгы сайтында "Драгоценности знаний" дип яздылар бер елны. Кайсы төгәлрәк?
Раил Гатауллин
7 Ноябрь, 2014 - 13:40
Рус теленә тәрҗемәсе
"Белем җәүһәрләре"нең рус телендә варианты юк, ул - татар проекты һәм дәүләт программаларында "Белем жэухэрлэре" дип язылып кереп китте. Россиядә татар теле икенче дәүләт теле булып кереп киткәч татар хәрефләре белән "Белем җәүһәрләре" дип яза алырсыз. :)
Кунак
30 Октябрь, 2014 - 19:45
Фотолар куймассызмы икән?
Үзебез белән фотоаппарат юк иде, шунлыктан, фотосурәтебез юк. Тәбрикләү вакытында фотосурәткә төшергән коллегаларыбыз барлык фотоларын элә алмаслар микән?
Раил Гатауллин
5 Ноябрь, 2014 - 13:00
Тантанадан фоторепортаж
Фотолар килеп җитте, фоторепортаж белән http://konkurs.belem.ru/node/329, http://belem.ru/node/5611, http://tat-i.net/tt/node/69 адреслары буенча кереп таныша аласыз.
Кунак
3 Ноябрь, 2014 - 20:06
Кунак
Исәнмесез!
Бәйгенең нәтиҗәләре турындагы беркетмәне кайдан алырга була? Башка еллардагы кебек быел урыннар күрсәтелгән нәтиҗәләр мәктәпләргә нигәдер җибәрелмәде.
Рәхмәт.
Раил Гатауллин
5 Ноябрь, 2014 - 12:55
Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы
Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгын яңалыкка беркеттек: http://konkurs.belem.ru/node/329. Әлеге боерыкны министрлык 20 октябрь көнне район мәгариф бүлекләренә җибәрде.
Кайсы районда бу хәл? Мәгариф һәм фән министрлыгына хәбәр итәрбез, районыгыздагы РООның ни сәбәпле сезгә вакытында хәбәр итмәвен ачыкларлар, дип уйлыйм.
Фикерләр