V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалистлары билгеле булды

Хөрмәтле сайт авторлары һәм сайтыбыз кунаклары!

Сезне шатланып V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалистлары белән таныштырабыз!

Финалистлар белән таныштырыр алдыннан статистика белән таныштырып чыгу дөрес булыр. Әйдәгез, кайбер статистик мәгълүматка күз салыйк!

Бәйгедә катнашырга теләп быел барлыгы 63 гариза кабул ителде. Бәйгедә катнашучылар исемлегенә алар арасыннан 57 интернет-проект кабул ителде. 

Интернет-проектларны бәяләүдә быел 14 жюри әгъзасы һәм татнет эксперты катнашты. Алар бәйгенең финалына 38 интернет-проектны тәкъдим иттеләр.

Бәйгедә катнашкан иң актив татар интернетчылары Яр Чаллы шәһәрендә, Мөслим һәм Актаныш районнарында яшиләр. Шулай ук Казан шәһәре, Сарман, Лаеш, Арча, Норлат һәм Лениногорск районнары интернет-проект авторлары да бәйгебезнең финалына үттеләр.

Тагын бер куанычлы хәбәр - Чувашия Республикасы Комсомольск районы Урмай авылы сайты да бәйгебезнең финалистлары арасында!

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе

  1. Айгөл сайты
  2. Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты
  3. Мурзина Силүзә Нәҗип кызының шәхси сайты
  4. Мөгаллим язмалары. Фәрит Вафинның шәхси сайты.
  5. Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты
  6. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәҗитова Айгөл сайты
  7. Туган телем - татар теле
  8. “Дустым-китап”

"Укучы - җәүһәр" номинациясе

  1. Хәзинә
  2. Якты Күл
  3. "Туган авылым минем - Аккүзем"
  4. "Тәнәфес" газетасы
  5. Иҗади бөреләр

"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

  1. Энҗе бөртекләрем
  2. Минем гимназиям
  3. Бәхетле балачак
  4. Замалиева Фәридә сайты

"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

  1. "Классташлар" - Нурлат районы Яңа Иглай урта мәктәбе блогы
  2. Түбән Көек урта мәктәбе сайты
  3. "Илһам" газетасы
  4. МБББУ "Сарман гимназиясе" сайты

"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе

  1. Фәрит Гыйбатдинов - "Урмай авылы сайты"
  2. "Язмышмы, ялгышмы?"
  3. Татар мәдәнияте
  4. “Халкым минем”
  5. "Хәят" интернет әдәби журналы
  6. "Сәхнә көзгесе" республикакүләм милли балалар театр фестивале сайты
  7. Моңлы курай
  8. Гыйлем

"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе

  1. Минем йорт
  2. Сабыем
  3. Нәселем - горурлыгым
  4. Яшәү яме - гаиләдә
  5. Бәхет

“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе

  1. “Нигез ташым”
  2. Балачак илендә
  3. Татар әдипләре порталы 
  4. Язучы Фоат Садриев сайты

Бәйгедә катнашучылар өчен бәйгенең төп оештыручысы - Татнетны үстерү фонды исеменнән тагын бер зур яңалык! Быелдан башлап җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында "Җәүһәрләрнең җәүһәрләре"н бүләкләү оештырылачак.

"Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеме - бәйгедә I урын алып, әлеге дәрәҗәне даими саклап тотучы интернет-проект авторларына (укытучыларга һәм укучыларга) бирелә. Быел андый дәрәҗәдә зур эш башкаручы өч укытучыбыз бар. Алар - Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы, Җәлилова Гөлназ Илсур кызы һәм Шакиров Булат Мәхмүт улы.

Бәйгенең финалистларын һәм Җәүһәрләрнең җәүһәрләрен 25 октябрь көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында көтеп калабыз. Тантана 10.00 сәгатьтә башлана.

Nike Air VaporMax 3.0 Pure Platinum AJ6900-101 Release Date

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Номинантларны  бөтенләй дөрес сайламагансыз!

Кайбер җингән укытучыларның сайтларында бернинди яхшы материал юк,сайтлары буш,ә кайбер  укучыларның сайтларында хаталар  бик күп. Икенче бик матур,әйбәт материал белән тулган   сайтлар бар иде.

Сайтларда хатасыз,татарча язырга кирәк!

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Килешәм! ЯзЫрга түгел, язАрга кирәк! :)

Кунак исемле кулланучы сурәте

Калган катнашучыларга сертификат бирелмиме, шуны беләсе иде.

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Бу мәсьәләдә беренче бәйгеләрне оештырганда күп уйландык. Бер караганда, кеше хезмәт куйган, аның бу хезмәтен ничек тә булса билгеләп үтәсе килә. Әмма бу теләк белән хушлашырга туры килде. Безнең яхшылыктан файдаланып бәйгеләргә килде-китте ясалган эшләр килә башлады. Катнаштыммы - катнаштым, миңа сертификат бирегез дип дауларга теләүчеләр саны нык артты. 

Гафу итегез, әмма әлеге бәйге - дөньякүләм бәйге. Дөньякүләм бәйгедә катнаша торган сайтлар авторларның үзләре өчен түгел, ә аны укучы кулланучылар өчен ясалырга тиеш. Бары тик шул вакытта гына ул кулланучылар игътибарын җәлеп итә, кулланучылар саны арта, сайт авторлары кулланучылар белән аралаша, сайтларын яхшырта башлыйлар, бу өлкәдә белемнәрен ныгыталар, профессионалларга әйләнәләр. Һәм менә андый сайтлар финалистлар рәтенә керәләр дә инде.

Шуңа күрә, бәйгедә катнашучыларның һәммәсенә эчкерсез эшләргә һәм сайтларын камилләштерергә тәкъдим итәбез. Сезнең сайтларның "Белем җәүһәре" дәрәҗәсенә үсеп җитеп популяр сайтка әверелүен телибез!

Үзегезгә гади сертификат алу кебек түбән максат куймагыз! Камилләшегез, яхшырыгыз, Татнетның горурлыгы булыгыз!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Хөрмәтле, Кунак! Сез бәлки әлеге бәйгедә катнашучы булгансыздыр! Бу юлларны язу, сезнең фикерегезнең үпкә хисләрен җиткерү мәгънәсендә яңгыравында сизелә. Бәлки татар теле укытучысыдыр да әле?! Бәйгедә катнашучы булып финалга үтмәгәнсез икән ниндидер сәбәпләре, җитешсезлекләре булгандыр. Бу сезнең өчен киләчәктә тагын да үз алдыгызга зур максатлар куеп уйланырга, хезмәт җимешегез - проектыгыз өстендә тирәнтен эзләнеп көч куярга этәргеч бирә! Ул бит гади күздән караганда бик яхшы, сыйфатлы дип санаган материаллар да өлкә профессиональләре күзлегеннән караганда бик гади, ә кайчагында бик гади булып күренгәннәре зур дәрәҗәгә ия була. Моны бары профессиональ хөкемдар гына хәл итә ала. Кайбер укытучыларның сайтларында бернинди яхшы материал юк, - дигән сүзегез, бәлки сезнең фәнгә кагылышлы материаллар булмавын күз уңында тотып язуыгыздыр?! Аерым фән иясенең сайтында барлык фән укытучыларына да кирәкле мәгълүмат туплавы бик авыр һәм бу шарт бәйге нигезләмәсе буенча да каралмаган! Ә инде укучылар сайтына килгәндә, укучылар - алар самими зат! Бәлки ул укучы рус мәктәбендә белем алучы, үзенең ана теленең югалуына киртә коручы татар баласыдыр. Үз милләте, теле, туган төбәге өчен җан атып йөрүче милләтпәвардыр! Бәлки җитәкчесе сайт төзү серләренә төшендерүче башка фән иясе, түгәрәк җитәкчеседер. Фикер язу, кеше хезмәтенә "таш" ату җиңел, әлбәттә. Язар алдыннан бу һәм башка уйларны да үз аңыбыз аша үткәрсәк иде. Тулаем алганда әлеге бәйгедә катнашучылар укытучылар һәм аларның укучылары. Башка номинат ияләре дә нинди өлкәнең һөнәр иясе булса да без укыткан укытучыларның УКУЧЫЛАРЫ! Сезнең үзегезнең дә хаталы язуыгыздан чыгып, тагын шуны әйтәсем килә! Әгәр укытучы булсагыз, гафу итегез, Сезнең укучыгыз дөрес язармы?! Укучы икәнсең, сине кем укыткан?! Ни генә булмасын белем алу - энә белән кое казу, ә әлеге "коены" казуга юл күрсәтүче укытучының хезмәт җимеше татлы, бер могҗизалы дөнья. Шул дөньяга баланы нинди укытучы җитәкләп алып керә - иң мөһиме шул!

Әгәр дә фикерем белән килешмәсәгез гафу итәрсез!

Укытучы исеменә тап төшермик, хезмәттәшләр!!!

Фикерләрегезне көтеп калам!!!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Хәрбер кешенең үз фикере ,ә минеке шушындый. Фикерем шул хәтлек ошамаса гафу үтенәм.Үземне әллә кем итеп санамыйм.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Исәнмесез, хөрмәтле Кунак! Һәркемнең үз фикере, үз бәясе була. Бәхәсләшмибез. Әйдәгез, сезнең күзлектән караганда,  яхшы булган сайтларның адресларын бирегез, карыйк. Бәлки аларның берәрсенә дә бүләк таба алыр жюри яки иганәче?

Кунак исемле кулланучы сурәте

Бәйге турында фикерләрнең азлап булса да арта баруы күңелле күренеш,билгеле.Димәк,татар интернеты бар,яши һәм үсә бара.Сайтларның күбәя баруларына сөенергә генә кирәк.Без татарлар нишләп һаман бер-беребездән гел шулай кимчелек кенә эзлибез икән?Хәреф хатасы эзләп утырганчы,укучыларның шундый сайтлар эшли алуын хупларга,сөенергә кирәк.Бу бит укучы дәфтәре түгел,Интернетта,сайтларда хәреф хаталары булу гадәти күренеш.Чөнки кызу язганда я экранга карап язмау аркасында хаталар булырга мөмкин.Шуның өчен күп сайтлар"Хата таптыгызмы? Тапсагыз хәбәр итегез"дигән виджетлар куялар.Татар сайтларының байлыгына,төрлелегенә куанып "Т.Я."да бер ел элек "Бушлай могҗиза"дигән мәкаләм басылган иде,шуңа күрә кабатлап тормыйм.Сайтны һәр укытучы ясый алмый.Иҗади эшләүче,коллегаларына нидер әйтер сүзе,уртаклашыр тәҗрибәсе булган фидакарьләр генә утыра компьютер артында.Бу сайтлар акча ясау максатыннан эшләнмәгән,кемнәргәдер файдасы тисен,мәгълүмат алсыннар дип эшләнгәннәр.(күрегез Кәүсәрия Гаянова сайтларының байлыгын!)Аннан урын алды дип кенә сайтның дәрәҗәсен күтәреп булмый,аның дәрәҗәсе сайтка керүчеләрнең саны белән билгеләнә.
Фәрит Вафин

Фикерләр