Татнетчылар үзләрен Татнет экспертлары буларак тикшереп карадылар

Хөрмәтле сайт кунаклары!

Быел бәйгенең төп оештыручысы - Татнетны үстерү фонды тәкъдиме белән, бәйгегә килгән сайтларны жюри әгъзалары бәяләр алдыннан, Татнет кулланучыларына үзләрен Татнет экспертлары буларак тикшереп карарга мөмкинлек бирелгән иде.

Шушы көннәрдә без унга якын Татнет экспертыннан баллар куелган бәяләү таблицаларын кабул итеп алдык. Әлеге нәтиҗәләрне кушып һәм анализлап, сезне Татнет экспертлары фикерләре белән таныштырып үтәбез.

1. "Укытучы - җәүһәр" номинациясендә Татнет экспертлары призлы урыннарга берьюлы 5 катнашучыны тәкъдим итәләр (катнашучылар исемлегендә урнашу тәртибендә бирелә):

Татнет экспертлары шулай ук "Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә", "Татар теле укытучысы Шәрипова Рәмзия Рөстәм кызы сайты", "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галләмова Гөлназ сайты" һәм "Укытучы-логопед Мансурова Юлия Илгиз кызының шәхси сайты"н уңай бәяләделәр.

2. "Укучы - җәүһәр" номинациясендә Татнет экспертларына 4 проект аеруча нык ошады:

Әлеге номинациядә уңай бәяләр "Хамзина Наилә сайты" белән "Ташкичү - насыйп булды синдә гомер кичү!" интернет-проектларына да куелган.

3. "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә баллар аермасы зур түгел. Шулай да ике проект калган интернет-проектларга караганда күбрәк балл җыйган:

4. "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә экспертлар түбәндәге 2 проектка югарырак бәя биргән:

МБББУ "Сарман гимназиясе" сайты һәм "Классташлар" - Нурлат районы Яңа Иглай урта мәктәбе блогы алардан әлегә бераз калышалар.

5. Югары уку йортлары әлегә сайтларын татар телендә алып барыр дәрәҗәдә белемнәргә ия түгел, күрәмсең. Бу номинациядә быел катнашучы интернет-проектлар булмады.

6. "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясендә Татнет экспертлары 12 проекттан 2 проектны аеруча югары бәяләде:

Экспертларның югары бәясен алган сайтлар арасында шулай ук "Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары", "Язмышмы, ялгышмы?" һәм Фәрит Гыйбатдиновның "Урмай авылы сайты" проектлары бар.

7. "Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясендә дә баллар якынча бер үк, дияргә була. Шулай да, "Сабыем" интернет-проектына экспертлар иң югары бәяне бирделәр.

8. “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе быел беренче тапкыр үткәрелә. Быел әлеге номинациядә 4 интернет-проект үзара көч сынаша. Экспертлар бу номинациянең барлык проектларын да үз иттеләр. Шулай да, күптән эшләп килгән "Татар әдипләре порталы" экспертларның иң югары бәяләвен җыйды.

Әлегә Татнетчылар бәйге нәтиҗәләрен шулай юрыйлар. Ә чын җиңүчеләрне якын арада жюри әгъзалары ачыклар, дип көтәбез. Жюри эше барышында кайсы да булса интернет-проект бер үк төрле санда баллар җыйса, Жюри рәисе Оештыру комитеты тәкъдиме белән Татнет экспертлары бәяләрен исәпкә алачак - Татнетчылар симпатиясен яулаган интернет-проект бу очракта көндәшеннән югарырак бәяләнәчәк. Ә инде жюри әгъзасы кебек төгәл бәя биргән Татнет эксперты тантанага чакырылачак һәм Фондның рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнәчәк.

Быел җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25 октябрь көнне Г.Камал театрында үткәрелер, дип планлаштыра. Җиңүчеләр ачыкланып тиешле приказларга кул куелгач, без сезне рәсми сайтыбызда тантана турында төгәл мәгълүмат белән таныштырырбыз.

Ә бәйгенең җиңүчеләре һәм алар яулаган урыннар тантана вакытында игълан ителәчәк!

Air Max 90 Hypfuse

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Хөрмәтле жюри членнары, бәйге оештыручылар! Очраклы рәвештә генә сезнең сайтка ("belem.ru")  юлыктым һәм шундый зур масштаблы конкурсның төгәлләнүе хакында мәгълүматка юлыктым. Халыктан бәяләү дә тәкъдим иткәнсез икән! Бу үз чиратында жюри членнарыннан аеруча җаваплылык таләп итә. Татнет экспертларының кайсы районнан һәм мәктәптән булуларын да исәпкә алырга кирәк. Халык тавыш биргәндә проектларның сыйфаты ул кадәр уңышлы булмаса да үз районыннан, мәктәбеннән катнашучы якташларына, дусларына тавыш бирүне өстенрәк күрә. Үземнең дә күп кенә бәйгеләрдә жюри члены буларак мондый очракларны еш күрергә туры килде. Кайбер очракта мондый бәйгеләрдә мәктәп, район җитәкчеләре дә якташларына тавыш бирүгә өндәмә белән чыгалар! Хезмәтенә карап хөрмәтедә дөрес бәяләнсә иде, дип эшегездә уңышлар теләп калам!!!

Кунак исемле кулланучы сурәте

 Әлеге бәйгене оештыручыларга һәм хезмәтебезгә уңай бәя бирүче татнетчыларга  ихластан зур рәхмәт! Ихтирам белән Юлия Мансурова.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Конкурста ел саен катнашучы сайтлар күп. кайберләре ел буена 1-2 материал куя, бөтенләй яңартылмаганнары да бар. Үзләре финалистлар исемлегенә керәләр ничектер. Бәяләүчеләр сайтның яңартылуына да игътибар итсен иде!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Финалистлар билгелеме инде?

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Исәнмесез! Финалистлар билгеле, якын арада яңалыкларыбызда алар белән таныштырырбыз. 

Кунак исемле кулланучы сурәте

Әйтерсең лә халык каты йокыга талды...Тынлык... Әллә көтәләр тыныч кына...Әллә...

Кунак исемле кулланучы сурәте

Әлбәттә, көтәбез! Сабыр төбенең сары алтын булуын онныттыгызмы әллә? Бәйрәм белән!!!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Юк, быел халык пассиврак. Узган ел акыл өйрәтүчеләр  (мин туры (яхшы) мәгънәдә яздым) күбрәк иде. Монда бит бөтен кеше дә спец. түгел, күбесе шаблон сайтлар белән генә эшли...

Бер соравым калган икән: ә теге елларда җиңгән сайтлар да катнашамы бу бәйгедә. әллә аларга катнашырга ярамыймы?

 

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Нигезләмәдә кулланылган төп төшенчәләр

Җәүһәр - бәйгедә I урын алган интернет-проект. Әлеге проект бәйгенең махсус битендә урнаштырыла, киләсе бәйгеләрдә катнашучылар өчен ул үрнәк булып санала, үзе яңадан бәйгедә катнаша алмый. Әлеге дәрәҗәле проектның авторы һәр ел бүләкләү тантанасына чакырыла, теләге буенча жюри әгъзасы буларак башка интернет-проектларны бәяләү һәм лауреатларны бүләкләү хокукына ия булып тора.

Фикерләр