"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә беренче гаризалар килә башлады!

Быел "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенә килгән беренче гариза - Казан шәһәреннән. Казан шәһәре Яңа Савин районы 23 нче татар-рус мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Мәҗитова әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнаша. Аның шәхси сайты "Укытучы - җәүһәр" номинациясендә "бил алышачак".

Без шулай ук бәйгенең рәсми сайтындагы (http://konkurs.belem.ru) сораштыру нәтиҗәләре белән дә даими танышып барабыз. Әлегә тавыш бирүчеләр алай ук күп түгел, әмма инде хәзер үк, сораштыру нәтиҗәләренә караганда, бәйгегә кертелгән яңа номинациядә катнашучылар саны шактый күп булачагы көтелә.

Искә төшерәбез, Татнетны үстерү фонды тәкъдиме белән кертелгән яңа “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясендә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала. Ә Интернет челтәрендә үз сайтлары булмаган татар шәхесләре әле шактый. Аларның күбесе быел үзләренең түгәрәк даталарын билгеләп үтәчәкләр. Бу уңайдан сайт ясау һәм аны таныту тагын да отышлы, дигән сүз.

Кайбер шундый татар шәхесләрен билгеләп үтик:

  • Ризаэддин Фәхреддин (1859 — 1936),
  • Закир Садыйк улы Рәмиев (Дәрдмәнд) (1859 — 1921),
  • Шәриф Камалетдин улы Камал (Байгильдиев) (1884 — 1942),
  • Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй (1889 — 1937).

Шул ук вакытта, бүгенге көндә танылган шәхесләребез дә байтак, ә кайбер шәхесләрнең сайтлары инде эшләп тә киләләр. Кызганычка каршы, кайбер иҗат кешеләренең сайтлары әлегә татар телендә эшләми. Әмма әлеге номинация аларны сайтларының татар телле версияләрен ясарга этәрер, әлеге сайтлар бәйгенең призлы урыннарын яулар, дигән өметтә калабыз.

Air Jordan XX9 29 Shoes

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Минем сайтымны да бәйгедә катнаштырыгыз әле. Теркәлү ясыйм,керми бит.  Почта-0714000275 

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Исәнмесез! Ни сәбәпле керә алмыйсыз? Сайт адресыгызны да әйтмәгәнсез. Барысын да ипләп кенә ашыкмыйча, игътибар белән башкарыгыз. Бәлки почта адресын дөрес күрсәтмәгәнсездер, почтагызга кереп расламыйсыздыр? Андый исем белән кулланучы теркәлмәгән, гаризагыз да юк.

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Хөрмәтле татнетчылар!

"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенә килде-китте эшләнгән һәм эшләнеп бетмәгән сайтлар тәкъдим итүчеләр бар. Бәйгенең нигезләмәсе буенча андый сайтлар бәйгедә катнаша алмыйлар, сайтны ахырына кадәр эшләп бетерми торып әлеге гаризалар кабул ителмәячәк. 

Бәйгедә катнашу өчен гаризаны бирер алдыннан Нигезләмәне (Положениене) игътибар белән укып чыгарга, сайтларыгызны тиешле дәрәҗәдә яхшыртырга тәкъдим итәбез!

Ихтирам белән, бәйгенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин

Галия Халимова исемле кулланучы сурәте

Алдагы елларда җәүһәр булып танылган берничә сайт инде эшен ташлаган. Мондый сайтларга карашыгыз нинди? Аыл хуҗалыгы академиясе материалларны 4 октябрьдә бер тапкыр урнаштырган да, бәйгедә катнашып бәләк алгач, сайтына кул селтәгән, күрәсең...Димәк, бүләк өчен генә ясаган дигән фикер кала. Тагын берничә сайт "үлгән"...

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Әйе, кызганычка каршы, республикабызның югары уку йортларында татар теленә игътибар бик кечкенә. Әлеге юнәлештә эш бик авыр, вуз җитәкчеләренең һәм дәүләт җитәкчелегенең әлеге мәсьәләләрдә җитди эш алып барулары кирәк!

Фикерләр