"Белем җәүһәрләре"н бүләкләү тантанасы 29 октябрь көнне "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узачак!

Хөрмәтле бәйгедә катнашучы интернет-проектларның авторлары һәм сайтыбыз кунаклары!

Менә "Белем җәүһәрләре" II бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе дә ахырына якынлаша. Жюри әгъзаларының инде күбесе сайтлар белән танышып чыктылар һәм оештыру комитеты адресына нәтиҗәләрне юлладылар. Әлеге барлык нәтиҗәләрнең бәяләре кушылачак һәм бәйгедә катнашучы проектларның рейтингы булдырылачак. Килеп чыккан нәтиҗәләр тагын бер мәртәбә Жюри рәисе тарафыннан расланачак һәм без инде бәйгенең җиңүчеләрен беләчәкбез.

Жюри эше тәмамлануга ук без сезне алар белән бәйге сайтының Жюри битендә таныштырырбыз. Ә инде бәйгедә кемнәр җиңүен сез 29 октябрь көнне "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узачак тантанада белерсез. Бу тантанада быелгы бәйгенең җиңүчеләре, узган елгы "Белем җәүһәрләре", бәйгене оештыручылар һәм жюри әгъзалары, чакырылган кунаклар, телевидение һәм пресса катнашыр дип көтелә. Тантананың төгәл вакыты әлегә ачыкланмаган (11.00 сәгатьтә дип планлаштырыла).

Nike Air Max 270 - White - AH8050-109

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Исәнмесез, сайт администраторы.

Сайлап алынган проектлар авторларына чакырулар кайсы числолар тирәсендә җибәреләчәк? Әллә инде алар чакыруларын алдылармы?

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Бәйге җиңүчеләре тантанага чакырулы булуларын 20 октябрьдан да соңга калмый белерләр. Әлегә чакырулар җибәрелмәде.

Кунак исемле кулланучы сурәте

тизерәк җибәрегез инде, алайса көтеп болайда ардык. һәм тагын бер сорау, хатлар җиңүчеләргә генә яки гомуми катнашучыларга да җибәреләчәкме ?

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Безнең яңалыклардан хәбәрдар булып торыгыз!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Раил,боларны барысын да СИН оештырасын, формаларын кертәсең. Булдыклы да  инде үзең! Син булмасаң, инетка татарны кертуче юк. Ә каршылар куп. РАИЛ - татар интернет  тарихында беренче !  Белегез шуны барыгыз да!yes   

Кунак исемле кулланучы сурәте

Фикерегез белән килешәм. Раил Мәүлетовичка зур рәхмәт. Киләчәктә дә юл ярып бару өчен көч-куәт, сәламәтлек телим.

Фикерләр