Татар интернетында үрнәк булырдай сайтлар саны арта бара!

"Белем җәүһәрләре" бөтендөнья файдалы интернет-проектлар бәйгесе быел дүртенче мәртәбә татар интернетының иң яхшы һәм иң файдалы интернет-проектларын ачыклады. Җиде номинациядә үткәрелгән бәйгедә быел 68 интернет-проект катнашты. Алар арасыннан 34 проект финалга уза алды. Финалистларны һәм бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 14 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтте. Театрның кече залы тулы иде дияргә була, җиңүчеләрне тәбрикләргә тантанага 150 дән артык кеше килде.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында финалистлар һәм жюри әгъзалары гына түгел, узган елларда "Белем җәүһәре" исемен яулаган интернет-проект авторлары, оештыруда ярдәм күрсәткән дәүләт учреждениеләре вәкилләре, дәүләт эшлеклеләре, танылган язучылар һәм җырчылар, Казан мәктәпләре укытучылары, журналистлар бар иде. 

Тантананы бәйгенең жюри рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вәлиев Разил Исмәгыйль улы ачып җибәрде. Әлеге юнәлештә эш алып барган укытучыларга һәм укучыларга, гаиләләргә үз исеменнән һәм ТР Дәүләт Советы исеменнән рәхмәтен белдерде. Югары уку йортларының татар телле версияләре юк дәрәҗәсендә булуын, бу юнәлештә эш алып барырга кирәк булачагын, киләсе елларда бәйгедә вузлар да катнашачагына ышанычы булуын әйтте. 

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын быел "Яңа гасыр" телерадиокопаниясенең "Манзара" тапшыруын алып баручы Ландыш Хөсәенова һәм "Яшь ТНВ" каналының алып баручысы Рузәл Әхмәдиев алып бардылар.

Бүләкләү алдыннан алып баручылар бәйгенең жюри әгъзалары белән таныштырдылар, аннары бәйгенең кайбер статистикасы хәбәр ителде. Саннар исә елдан-ел куандыра бара. Быел бәйгегә катнашырга теләк белдереп 73 гариза килгән, 68 гариза кабул ителгән, алар арасыннан 34 интернет-проект финалга чыгу мөмкинлегенә ирешкән. Катнашучыларның нигезен Татарстан интернет-проектлары тәшкил итте, ә Франциядән катнашкан интернет-проект исә бәйгенең дипломанты исеменә лаек булды. 

Тантана җыр һәм биюләр белән үрелеп барылды. Тантананы Гомәров Дәүләт җитәкчелегендәге "Мирас" бию коллективы "Самара татарлары биюе" белән ачып җибәрде. Җиңүчеләргә Диана Фәрхетдинова, Миндияр Шәймәрданов кебек яшь талантлар үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.

Тантана бәйгенең дипломантларын бүләкләүдән башланды. Жюри быел җиңүгә бер адым гына калган түбәндәге 13 интернет-проектны билгеләп үтәргә тәкъдим итте:

Дипломантлардан соң номинацияләр буенча II һәм III урыннарны яулаган финалистларны котлау өлеше башланды. Дипломнарны һәм кыйммәтле бүләкләрне тапшырыр алдыннан чакырылган һәр мөхтәрәм кунак җиңүчеләргә үзләренең котлауларын җиткерделәр. Җиңүчеләрнең кулларын кысып бүләкләр тапшыручыларны аерым билгеләп үтәргә кирәктер:

  • Шагыйрә, прозаик, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе Флёра Тарханова,
  • Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Болгар” хәйрия фонды җитәкчесе, татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Мифтахов Фәрит Фәиз улы исеменнән татар конгрессының Казан бүлеге әгъзасы Мәннәнов Алмаз Җәмил улы,
  • Шәрипова Алсу Сәмигулла кызы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлеге мөдире,
  • Гыймадиев Айдар Марс улы, "Сабантуй" балалар һәм яшүсмерләр газетасының баш мөхәррире,
  • Миңнуллина Йолдыз Фәрваз кызы, "Ялкын" журналының баш мөхәррире,
  • Казан энергетика колледжының информатика укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Шәмсетдинов Раил Рафаэль улы.

Тантананың ахырында бәйгенең абсолют җиңүчеләрен - "Белем җәүһәрләре"н бүләкләү узды. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, "Белем җәүһәре" исеме интернет-проектка бары тик бер мәртәбә генә бирелә ала. Әлеге исемгә лаек булган интернет-проектлар "Белем җәүһәрләре" исемлегенә кертелә һәм татар интернетында башка сайтлар өчен билгеле бер дәрәҗәдә үрнәк булып тора. 

Быел андый исемгә барлыгы 5 интернет-проект лаек булды. Хәзерге вакытта бәйгедә катнашып "Белем җәүһәре" исемен алган барлыгы 19 интернет-проект бар.

Номинацияләр буенча быелгы бәйгенең җиңүчеләре финалистлар исемлегендә түбәндәге тәртиптә урнаштылар:

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе:

I урын. "Dilus" сайты | http://dilus-19.web-box.ru

II урын. Айгөл сайты | http://aigyl.jimdo.com

II урын. Мөгаллим язмалары. Фәрит Вафинның шәхси сайты | http://vafin.mugallim.com

III урын. Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты | http://muslumtat.mugallim.com

III урын. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галләмова Гөлназ сайты | http://ggulnaz.jimdo.com

Дипломант. Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә | http://valievalf.ucoz.ru

Дипломант. Туган телем-татар теле | http://zagirova-gulnara.mugallim.com

Дипломант. Укытучы-логопед Мансурова Юлия Илгиз кызының шәхси сайты | http://mansurova-yuliya.jimdo.com

Дипломант. Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты | http://raushania.ucoz.ru

"Укучы - җәүһәр" номинациясе:

I урын. Алисә Исхакова сайты | http://ishakova.ucoz.ru

II урын. Туган авылым минем - Аккүзем | http://akkuzsait.jimdo.com

II урын. Актаныш муниципаль районы Иске Кормаш авылының рәсми сайты | http://schuliman.jimdo.com

III урын. Айрат Шакиров сайты | http://shakirovairat.ucoz.ru

III урын. Айгизә сайты | http://aigizia.jimdo.com

Дипломант. Актанышым ак илем | http://bugadiakt.jimdo.com

Дипломант. Иҗади бөреләр | http://poet-gumaz.jimdo.com

"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе:

I урын. Туган ягым – яшел бишек | http://yashel-bishek.ucoz.ru

II урын. Энҗе бөртекләрем | http://enje-berteklerem.jimdo.com

III урын. Белем башлагычтан башлана | http://mahmadullina.jimdo.com

"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе:

I урын. Татарстан Республикасы Саба районы Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы сайты | http://marsila.org.ru

II урын. “ИЛҺАМ” газетасы | http://ilhamgazite.ru

III урын. Дустым китап | http://kitap.ucoz.ru

Дипломант. Классташлар | http://iglaikino.ru

Дипломант. Дәрескә| http://tugan.ucoz.ru

"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе:

I урын. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе | http://kitaphane.tatarstan.ru/tat

II урын. Татарча иншалар сайты | http://insha.ru

III урын. Шигырьләр, котлаулар сайты | http://tatarsms.ru

Дипломант. Мирасыбыз - наше наследие | http://mirasibiz.com

Дипломант. Сaravanarba (Франция) | http://caravanarba.org/index.php/tt

"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе:

II урын. Минем йорт | http://watan.su

II урын. Нәселем - горурлыгым | http://habibullinnar.jimdo.com

III урын. Бәхет | http://baxet.jimdo.com

Дипломант. Хисамовлар гаиләсе сайты | http://ralina12.jimdo.com

Дипломант. Минҗановларның гаилә сайты | http://minzyanovi.ucoz.com

Дипломант. Галиевлар семьясы сайты | http://galiev.ucoz.ru

Тантанага килгән финалистлар өчен сюрприз да булмый калмады. Татнетны үстерү фонды тәкъдиме белән бәйгегә яңа номинация кертелде. Ул - "Белем җәүһәре" исемен алганнан соң да интернет-проектын үстерүен дәвам иткәннәр өчен махсус "Җәүһәрләрнең җәүһәре" номинациясе. Андыйлар саны быел өчәү:

Әлеге номинация киләсе елларда да дәвам ителәчәк.

The Lowest Price In 2019 Christmas Present New Year's Gift New Year Decoration Good Balance X Undefeated Trailbuster TBTFUD (white Buy Online ANQQ1325

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Бәйгене һәм бүләкләү тантанасын югары дәрәҗәдә әзерләгән, үткәргән оештыручыларга, иганәчеләргә, Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты вәкилләренә һәм шәхсән төп инициатор "Белем.ру" ҖЧҖ һәм Татнетны үстерү фонды директоры, оештыру комитеты рәисе Раил Мәүлет улы Гатауллинга зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.

 

Кунак исемле кулланучы сурәте

Раил абый, ucoz, web-box, jimbo системасында ясалган сайтларга белем җәүһәре исемен биреп бәйгенең дәрәҗәсен төшерәсез түгелме? Мин Ucoz, web-box, jimbo кебек системада ясалган сайтларга белем җәүһәре исемен бирмәс идем!!!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Бирмә акыллым, синнән безнең "белем җәүһәре" дигән исем сораганыбыз юк! Синең кебек бөтен кеше дә информатик та, ботаник та түгел әле. Җиңүчеләр бик гади кешеләр, күбесе авылда эшләүче укытучы. Информатикадан бернинди белемең булмыйча. шаблон сайтларны алып барырга да зур осталык кирәк. Үзең яхшы белгәнгә генә җайлы кебек тоела ул. Бер кызык чагыштыру килеп төште әле искә...Бер-ике ел элек Беренче педсовет бара, дәресләр бүләләр. Татар теле белгече декрет ялында, икенчесенә шактый дәрес калган. Шунда математик тавыш чыгарды" Ник аңа 30 сәгать тә, без 18 белән утырырга тиеш, ул татар теле белән әдәбиятының нәрсәсен укытасың инде, керәсең дә, сөйләшеп утырасың, -ди бит бу "акыллы белгеч". Бирделәр аңа "бик җиңел " дип уйлаган әдәбият дәресен. Бер айга көчкә түзде. Көн саен директор артыннан тагылып йөри," Ал, пожалуйста, миннән бу дурацкий дәресне, дип. Көчкә котылды. Синең сайтың бәлки бик шәптер, бәхәсләшмим, күргәнем юк. Но син дә юк-бар фикерләрең белән кешене бутап утырма. Өйрәнсеннәр шаблонда эшләргә, аннан соң алар үзләре дә туя ул бертөрлелектән...

Кунак исемле кулланучы сурәте

Сез нәрсә "Белем җәүһәре" исемен сорап аласыз мәллә, кемнән сорыйсыз аны?  

Кунак исемле кулланучы сурәте

Каршы киләм! Әгәр синең вакытың яки белемең юк икән, маташма җәүһәр булырга!!! Алдагы фикер белән мин тулысынча килешәм, джимдо, укос һәм башка төрле конструкторларда сайт ясап алган җәүһәр ул чын җәүһәр була алмый. Бервакыт мин хәләл җефетемә алка алып калдым килгән кешедән, 250 сум иде ул чакта, 2 көннән кап-кара булып чыкты теге алка!!! Уйлагыз шуннан! Мондагы сайтларның яртысыннан күбрәге ул аттестация өчен эшләнгән сайтлар, иманым камил, аларның 90% ы тагын бер елдан 404 ялгышын күрсәтәчәк.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Булат/Мишәбаш, дөрес әйтәсең, синең белән килешмәү дөрес булмас иде. Конструкторда ясалган сайт авторлары чын белем җәүһәре була алмый!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Иптәшләр, конкурс бит информатика укытучылары өчен генә уздырылмый, ә барлык укытучылар өчен дә. Кызганыч, үз вакытында безгә сайтлар, кодлар, шаблоннар буенча белем бирүче булмады. Ләкин без тырышабыз, өйрәнәбез, камилләшәбез. Ә сезнең кебек белгечләргә килгәндә (информатикларга дип язуым), бер тәкъдимем бар. Икенче елга да бәйге булыр бит, бер яңалык кертергә иде. Информатикларның үз номинацияләрен булдырыйк, алар (үзләре әйтмешли) дәрәҗәле сайтлар арасында бил алышсыннар. Ләкин  шаблон сайтларны бәйгегә кертмәү бик зур ялгышлык булыр кебек. Сайтка бәя биргәндә бит хөкемдарлар сезгә болай да зуррак бал куйдылар, чөнки сезнең сайтлар камилрәк иде (дип уйлыйсы килә). Кайбер районнарда әле шаблон белән эшли алучылар да бик зур күренеп тормый. Ышаныгыз, шаблон өстендә эшләргә дә зур "акыл" кирәк. Бигрәк тә УКОЗ сайтында. Аны үз төзүчеләре дә "Иң авыр үзләштерелә торган сайтлар" исемлегенә кертәләр. Ничек кенә булмасын, сайтыгыз үзегезгз, коллегаларыгызга, сайт кунакларына файдалы булсын. Өйрәнегез, камилләшегез, татар интернетына үз өлешегезне кертегез!

Раил әфәнде, минем яңалыкка ничек карыйсыз? (кызыл белән аерымланган фикергә)

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Тәкъдимегез өчен рәхмәт, аларны форумда урнаштырып барсагыз иде.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Конструкторда ясалган сайтларны катнашучылар исемлегеннән алып ташладык, ди. Я, әйтегез, ничә сайт кала конкурста? Сайт төзү эшенә алыну - үзе үк уңай күренеш. Беркем дә программист булып тумый. Тәҗрибә ул эшли-эшли, өйрәнә-өйрәнә килә. Сайтларның төп кыйммәте  - эчтәлегендә. Эчтәлек булмаса, бик еракка китеп булмый. Тыштан ялтырый, эчтән калтырый булмасын ул.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Конструкторда ясалган сайтларны катнашучылар исемлегеннән алып ташлыйсы юк, катнашсыннар, ләкин аларга белем җәүһәре исемен бирү дөрес булмый! 

Кунак исемле кулланучы сурәте

Сайтларның төп кыйммәте - эчтәлегендә булуы турындагы фикерегезне бик теләп хуплыйм. 

Кунак исемле кулланучы сурәте

Булат, бәйгенең эксперты һәм жюри әгъзасы буларак, синең фикереңне беләсе килә. Джимдо, укос һәм башка төрле конструкторларда ясалган сайтларга 2-4 нче урыннарны бирер идеңме? Беренче урынга фикереңне белдек инде. Бу гаделме: конструкторда эшләнгән дип сайтка икенче (түбән) сортлы дип карау, гәрчә андый сайтлардан алырлык материаллар булса да; яхшылар арасында (конструкторда эшләнмәгән) тыштан ялтырап, эчтән калтыраганнар да булырга мөмкин бит.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Мин сезнең фикер белән килешәм. Үзем дә башта шаблон сайтларда эшләргә өйрәндем. Сайтның бит эчтәлеге кирәк, ә ул шаблоннан тормый, баштагы соры сыеклыктан ....

Кунак исемле кулланучы сурәте

     Исемсез кунак! Башкалар хезмәтеннән гаеп эзләгәнче, башта үз хезмәтегез белән таныштырсагыз иде. Кайда ул Сезнең татар телендә ясалган файдалы, уникаль интернет-проект? Адресын күрсәтсәгез, без дә танышыр, өйрәнер, тәҗрибә туплар идек. Камиллеккә чикләр юк бит.

     Конкурста катнашучы сайт авторларының күбесе сайт төзү өлкәсендә бөтенләй белеме булмаган укытучылар һәм укучылар. Шулай булса да алар үзлектән өйрәнә, авырлыкларны җиңеп,  алга атлый һәм татар интернетын үстерүгә азмы-күпме өлеш тә кертә.

     Мәгълүм булганча, "Белем җәүһәрләре" бәйгесе ел саен үткәрелеп тора, анда һәркем катнаша ала. Сез дә катнашыгыз!  Битараф булмагыз!

                                              Ләйсән Рәүф кызы

Кунак исемле кулланучы сурәте

 Ләйсән Рәүф кызы, сайт төзү өлкәсендә бөтенләй белеме булмаган укытучылар һәм укучылар ничек "Белем җәүһәре" була ала соң? Димәк алар чын белем җәүһәрләре түгелләр!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Сез минем фикерне яхшылап укымагансыз бугай.

"Конкурста катнашучы сайт авторларының күбесе сайт төзү өлкәсендә бөтенләй белеме булмаган укытучылар һәм укучылар. Шулай булса да алар үзлектән өйрәнә, авырлыкларны җиңеп,  алга атлый һәм татар интернетын үстерүгә азмы-күпме өлеш тә кертә. "

Бу юлларны язганда, мин җиңүчеләрне генә түгел,  бәйгедә катнашучыларны күз алдында тоттым. / Ләйсән

 

Кунак исемле кулланучы сурәте

Дилшат (http://galiev.ucoz.ru/blog/vakyt_t/2013-09-11-28) яза: "Вакыт тиз дә үтә инде. Сайтка кермәгәнемә бик күп вакыт үтеп киткән. Ничек аны алып атмаганнар. Үзем дә гаҗәпләндем." 2 ел диярлек (19.10.2011__11.09.2013) үзгәртелмәгән сайтның билгеләп үтелүе бәйгенең дәрәҗәсен төшерәдер. Бу номинациянең башкалардан нинди өстенлеге бар? Кемдер, шуңа күрә бу сайт Дипломант кына, дип тә әйтер үзе.

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Хөрмәтле кунаклар! Барыгызга да фикерләрегез өчен рәхмәт! 

Ел дәвамында бәйгене оештыру комитеты форум кысаларында бәйгегә карата тәкъдимнәр кабул итеп килә. Без алар белән танышабыз, анализлыйбыз һәм аларны бәйгене яхшырту максатыннан чыгып кулланабыз.

Әлеге фикер дә бәйгене камилләштерү максатыннан кулланылыр, озак вакытлар буе яңартылмаган сайт, мөгаен, киләсе бәйгеләргә кабул ителмәс. Бу һәм башка кайбер таләпләр яңартылган Нигезләмәдә урын алыр, дип уйлыйбыз.

ps. Дуслар! Эшлекле, файдалы фикер-тәкъдимнәрегез бар икән, аларны форумыбызда язып калдырыгыз. Бәйге үткәннән соң яшерен рәвештә кеше эшеннән кер эзләп утыру матур күренеш түгел. Ачык булыгыз, эчкерсез булыгыз, күңелегез яхшы булсын! Бары тик яхшы һәм ачык күңелле булып кына яхшы эшләр башкарырга һәм яхшы проектлар булдырырга мөмкин!

Форум адресы (фикер-тәкъдимнәр өчен): http://forum.belem.ru/index.php?showforum=87

Фикерләр