Хөрмәтле бәйгедә катнашучы интернет-проектларның авторлары һәм сайтыбыз кунаклары!
Менә "Белем җәүһәрләре" II бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе дә ахырына якынлаша. Жюри әгъзаларының инде күбесе сайтлар белән танышып чыктылар һәм оештыру комитеты адресына нәтиҗәләрне юлладылар. Әлеге барлык нәтиҗәләрнең бәяләре кушылачак һәм бәйгедә катнашучы проектларның рейтингы булдырылачак. Килеп чыккан нәтиҗәләр тагын бер мәртәбә Жюри рәисе тарафыннан расланачак һәм без инде бәйгенең җиңүчеләрен беләчәкбез.
Жюри эше тәмамлануга ук без сезне алар белән бәйге сайтының Жюри битендә таныштырырбыз. Ә инде бәйгедә кемнәр җиңүен сез 29 октябрь көнне "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узачак тантанада белерсез. Бу тантанада быелгы бәйгенең җиңүчеләре, узган елгы "Белем җәүһәрләре", бәйгене оештыручылар һәм жюри әгъзалары, чакырылган кунаклар, телевидение һәм пресса катнашыр дип көтелә. Тантананың төгәл вакыты әлегә ачыкланмаган (11.00 сәгатьтә дип планлаштырыла).
Фикерләр
Кунак
11 Октябрь, 2011 - 08:52
Белем җәүһәрләре
Исәнмесез, сайт администраторы.
Сайлап алынган проектлар авторларына чакырулар кайсы числолар тирәсендә җибәреләчәк? Әллә инде алар чакыруларын алдылармы?
Раил Гатауллин
12 Октябрь, 2011 - 15:18
Чакыруга килгәндә
Бәйге җиңүчеләре тантанага чакырулы булуларын 20 октябрьдан да соңга калмый белерләр. Әлегә чакырулар җибәрелмәде.
Кунак
12 Октябрь, 2011 - 21:45
тизерәк җибәрегез инде,
тизерәк җибәрегез инде, алайса көтеп болайда ардык. һәм тагын бер сорау, хатлар җиңүчеләргә генә яки гомуми катнашучыларга да җибәреләчәкме ?
Раил Гатауллин
13 Октябрь, 2011 - 22:24
Хәбәрдар булып торыгыз!
Безнең яңалыклардан хәбәрдар булып торыгыз!
Кунак
25 Октябрь, 2011 - 23:20
Раилгэ дан!
Раил,боларны барысын да СИН оештырасын, формаларын кертәсең. Булдыклы да инде үзең! Син булмасаң, инетка татарны кертуче юк. Ә каршылар куп. РАИЛ - татар интернет тарихында беренче ! Белегез шуны барыгыз да!
Кунак
26 Октябрь, 2011 - 21:30
Фикерегез белән килешәм. Раил
Фикерегез белән килешәм. Раил Мәүлетовичка зур рәхмәт. Киләчәктә дә юл ярып бару өчен көч-куәт, сәламәтлек телим.
Фикерләр