Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт театры "Белем җәүһәрләре" финалистларын көтә!

Хөрмәтле сайтыбыз кулланучылары, бәйгебездә катнашучылар һәм аның финалистлары!

IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 14 октябрь көнне Г.Камал ис. татар дәүләт театрының кече залында үтәчәк, дип планлаштырыла. Тантана башлану вакыты - 11.00 сәг.

Тантанада бәйгенең финалистларын, жюри әгъзаларын, узган елларда "Белем җәүһәре" дәрәҗәсен алган интернет-проект авторларын, массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларын һәм татар интернеты тормышы белән даими кызыксынып килгән барлык башка интернет-кулланучыларны көтеп калабыз!

ps. Киләсе атна башында бәйгенең финалына узган мәктәп укытучыларын һәм укучыларын тантанага чакырып махсус приказ җибәрелер, дип планлаштырабыз! Приказның электрон копиясе чакырылган финалистларның электрон почта адресларына да юлланачак.

Ихтирам белән, бәйгенең оештыру комитеты җитәкчесе Раил Гатауллин

jordan shoes for sale outlet sneakers

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Хөрмәтле  Раил  әфәнде! Безнең өчен мондый матур бәйрәм оештыруыгыз өчен бик зур рәхмәт. Инде яшем шактый өлкән булса да, күрәсең, күңел гел яшь. Финалист булуым белән чиксез горурланам, алга таба да ( Ходай исәнлектән аермаса) бәйгегездә катнашырга уйлап торам. Бу җиңү минем өчен тагын да куанычлы, чөнки 15 октябрьдә туган көнем. Моннан да зур бүләк тагын кайчан туры килер иде әле. Рәхмәт яусын! Иҗади уңышлар теләп, Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы, Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе педагог-китапханәчесе.

PS. Rызыксынучылар өчен сайтым  http://kitap.ucoz.ru

 

Кунак исемле кулланучы сурәте

Хөрмәтле Раил әфәнде!!! Зинһар өчен чакыру кәгазләрен алданрак  җибәрергә тырышыгыз әле. Узган ел безгә бөтенләй килмәде,  көне килеп җиткәч башка мәктәптән эзләп алдык.

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Исәнмесез, кунак! 

Бүген приказ да, чакыру хаты да әзерләнеп бетте. Иртәгә алар РООларга барып ирешер, дип уйлыйм. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының чакыру хаты бәйгенең рәсми сайтында да урнаштырылачак, дип сөйләшенелде.

Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Кунак исемле кулланучы сурәте

Булачак туган көннәрең белән, Кәүсәрия Гаязовна! Без сезнең белән белешләр, сайтлар конкурсында очраша идек- EDU-top та, Каюм Насыйри конкурсында. Уңышлар телибез сезгә! Күңелегез гел шулай яшьбулып калсын! Сез бик ярдәмчел һәм  олы йөрәкле кеше. Рәхмәт Сезгә! 14ендә очрашканчыга кадәр! Рәмзия.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Раил, башлану вакытын бераз гына соңрак куйгансыз икән. Ерактан килүчеләрнең кире кайтып та китәселәре бар бит. Мәсәлән, мин үзем икедә кире китсәм, ут өстендә утырачакмын инде.

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Фикер/тәкъдимегез өчен рәхмәт! Киләсе бәйгеләрдә исәпкә алырбыз! 

Фикерләр