IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалына узган конкурсантлар билгеле булды!

IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалына узган конкурсантлар билгеле булды!

Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп барлыгы 73 гариза килде, алар арасыннан нигезләмә таләпләренә туры илгән 68 проект дөньякүләм бәйгедә катнашу хокукына ия булды.

Интернет-проектларны бәяләүдә быел 16 эксперт катнашты. Экспертлар бәйгенең финалына 34 интернет-проектны тәкъдим иттеләр:

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе

"Укучы - җәүһәр" номинациясе

"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе

"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе

Бәйгедә катнашып финалга уза алмаган интернет-проектларның алга таба тагын да ныгуларын, яхшыруларын теләп калабыз. Финалга узган проект авторларын бәйгенең тантанасына Г.Камал театрына көтеп калабыз. Тантананың төгәл датасын киләсе яңалыгыбызда 1 октябрьдән дә соңга калмый хәбәр итәрбез.

Nike Magista Obra Low

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Дөресен әйткәндә, көтмәгән идем, финалга узганнар  арасында үземнең сайтымны күргәч, бик сөендем. (Аванс беләндер, дигән уй да кереп чыкты. Ник дигәндә, (кызганычка каршы!) кодлар белән танышлыгым бер чама). Үзлегеңнән генә өйрәнеп, әллә ни "кырып булмый" шул...

Рәхмәт яусын зурлавыгызга!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Сер булмаса, кем инде сез? Нинди сайт хуҗасы?

Кунак исемле кулланучы сурәте

Рәхмәт киңәшегезгә! Алла боерса, мәгълүматларны карап барырга тырышырбыз! Ләкин шулай да, бездә "Болгар" радиосы бик начар тота шул!

           Гафу итегез! Сайт хуҗасының исеме сер булып калсын инде!

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Әйе, гаилә сайтлары авторларын барысын да билгеләп үтәргә булдык. Уңышлар теләп калабыз!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Аңлап бетерә алмадым! Монда язылган 34 сайт та ниндидер урын ала что ли? Или 3 кенә урын буламы?

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Хөрмәтле сорау бирүче кунаклар!

Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе инде дүрт ел дәвамында ел саен үткәрелеп килә. Әлеге бәйге турында өченче ел рәттән "Болгар" радиосы эфиры, күп санлы сайтлар һәм газета-журналлар аша кулланучыларга җиткерергә тырышабыз. Бәйгедә катнашу өчен өстән чакыру килгәнне көтеп тормаска, активрак булырга, дөньяда ниләр барын даими белеп барырга киңәш итәбез!

Финалга узган кулланучыларның барысын да без Казанга чакырып (укытучыларны һәм укучыларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы белән) Г.Камал театры сәхнәсендә бүләкләячәкбез. Әлеге 34 сайт арасында I, II, III урыннар һәм игътибарга лаек булган дипломантлар бар. 

Кунак исемле кулланучы сурәте

Урыннарны шул көнне генә беләбезме? Урын булмаса, ни эшләп йөрисең инде анда кеше күз алдында. Ронодагыларның тагын эче пошар инде, араларына гади кеше килеп кергәнгә... Алар үзләре белән баручыларны бик сайлап кына алып бара ич...

Кунак исемле кулланучы сурәте

Хөрмәтле хезмәттәшләр!!!! Финалга чыгуыгыз белән котлыйм. 1,2,3нче урыннарга чыкмасагыз да ,финалга чыгу үзе бер дәрәҗә дияр идем мин. Ронодагылар Сез финалга чыкканга сөенәчәкләр генә, чөнки аларга отчётка  бу бер плюс. 

Кунак исемле кулланучы сурәте

РОНОга шалтыратып, финалга узганбыз, бүләкләү тантанасына барасызмы, дигән идем: "Башны катырма әле җыен юк-бар белән, "- дигән җавап кына ишеттем. "Бик дәрәҗәле булса, әнә, аттестацияңә булышсын ул урының, а то башка берни эшли белмисең, кулга тотарлык бер грамотаң да юк бит",- диделәр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Урыны көнендә билгеле буламы, юкмы (бәлки дипломанттыр) монысы мөһим түгел. Иң мөһиме Сез финалга үткәнсез! Бер ел эчендә генә бәйгедә аннан-моннан бәйге кәгазе өчен генә сайт төзеп, урынга үтү икеле мәсьәлә! Әлеге бәйге белән 4 ел кызыксынып киләм, бер ел эчендә урын алып икенче елда дипломант була алмаган сайтлар да бар! Кешене гаепләгәнче башта үзегез өстендә эшләргә кирәк. Сайтны һәрдаим камилләштереп, яңарту өстендә эшләргә дә вакыт табарга кирәк. Ронолар буенча язылган сүзләрегездә дә хаклык юк! Бу бәйгегә алар кемне тели, шуны ияртеп ала алмыйлар бит! Бу конкурсның үз жюри составы бар, алар нәтиҗә чыгарган! Ә инде бәйгегә бару өчен юл чыгымнарын бирмәүдә генә рононы гаепләргә мөмкин, монысы хаклыккарак туры килер! Приказда комондировочный ронон ягына йөкләнсә дә укытучыны мәҗбүр итеп үз финансына бәйләп җибәрәләр! Күп кенә укуларга, конкурсларга барганым булды үземнең дә, документын кайтарсаң түләрбез дигән иделәр, ә документларын кайтарып бирсәм дә түләмәделәр! Башка район укытучыларның укуларга барып командировочныйларына имза, мөхер суктырып йөргәндә без кушырып көнләшеп кенә утырабыз. Башка район мәгариф бүлегенең комондировочный акчалары ияләренә җитешсә дә, безнекеләрнеке кая китә икән?!   

Кунак исемле кулланучы сурәте

Юк, РОНО турында мин башка фикер әйтергә теләгән идем, Казанга Укытучылар көненә чакыралар дип уйладым финалистларны, шунда ияртәселәре килмәс инде безне дип уйлаган идем. Ул бәйрәмгә (Казанга-Укытуылар бәйрәменә) бездә гел бер үк "түтиләр" йөри, гади кеше керә алмый исемлеккә. Ник шунда әллә нинди Грантлар отмыйсың!!! Командировочный да бирмиләр, күргәнем юк.

Кунак исемле кулланучы сурәте

"Урыны көнендә билгеле буламы, юкмы (бәлки дипломанттыр) монысы мөһим түгел",-гә җавап

 Ә миңа мөһим... 500 чакрым юл узып, кемнеңдер бүләк алганын, ә үземнең просто "почти" яхшылар рәтенә кергәнемне генә белеп кайтып китү, минем өчен "накладно".Кайткач бит әле калган дәресләреңне дә укытып бетерергә кирәк...

Кунак исемле кулланучы сурәте

Әйе, кемнеңдер бәхете йокламый, ә безнеке йоклаган! Безгә конкурс нигезләмәсе сентябьдә генә мәгълүм булды. Ләкин безгә дә берәр нәрсә булмасмы  икән дип, сайтны тиз генә ясап, булдыра алганча эшләп җибәрдек! Ләкин менә берни юк, бәхет йоклаган! Каткашкан өчен генә булса да, берәр кәгазь буламы икән?

Кунак исемле кулланучы сурәте

Кызык кына язып куйгансыз Сез.  Бәхетегез йокламасын өчен ниләр эшләдегез соң?  Администрация боерыгы буенча берничә көндә генә "әвәләп" куйган сайт сыйфатлы була аламы? Бәхетең йокламасын өчен көн-төн эшләргә кирәклеген оныткансыз бугай...

Кунак исемле кулланучы сурәте

Без, эшне эшләсәк, җиренә җиткереп эшләргә тырышабыз! Алай-болай эшләгән эш, безнең үзебезгә дә ошамый! Ничек кенә эшләсәк тә, без аны киләчәктә, тиешле дәрәҗәгә җиткерербез, аллаһы боерса!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Кәгазь өчен генә сайт эшлиләр микәнни?!!!!

Кунак исемле кулланучы сурәте

 

Дөресен әйткәндә, көтмәгән идем, финалга узганнар  арасында үземнең сайтымны күргәч, бик сөендем. (Аванс беләндер, дигән уй да кереп чыкты. Ник дигәндә, (кызганычка каршы!) кодлар белән танышлыгым бер чама). Үзлегеңнән генә өйрәнеп, әллә ни "кырып булмый" шул...
Рәхмәт яусын зурлавыгызга!
Әйе шул, бәйгедә информатика укытучылары яки шул юнәлештә курсларда укыганнарның сайтлары күп, бу бәхәссез. Нигезләмәдә язылмагач, аларга "бәйләнә" алмыйсың. Ну язгансың бит, "әллә ни кырып булмый" дип- значит, нәрсәдер "кыра аласың" (якламаган булсалар!). Өйрән, коллега, өйрән! Укы, хәзер күп нәрсәне өйрәнеп була үзлегеңнән дә (әнә ич, мондагыларның берсе 60 яшьлек әбекәй, һаман да өйрәнәм, дигән. Бер караганда. аңа нәрсәгә инде сайт, намазыңны укы да утыр!). Үпкәләмә тагын, Әбекәй! Мин яратып кына!!!Хәдистә дә язган ич, Кытайга барып булса да белем ал, дип. Маладис!
Кунак исемле кулланучы сурәте

Намаз уку бер дә сайт төзүгә комачаулык итми һәм намазны аны әбиләр генә укымый!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Минем бакчама ыргытылган таш икәнен аңладым... Борчылма, үскәнем, намаз укырга да вакыт табам мин... Никадәр күбрәк эшләсәң, шулкадәр вакытың күбрәк була. Теләгең булса, өлгерергә була...Ә сайтларга килгәндә, мин аларны (кайберләр кебек)  грамота яки "берәр кәгазь" булырмы икән дип эшләмим, укучыларыма файда булсын өчен эшлим. Моңа кадәр бик яхшы файдаландылар, моннан соң да кирәгем калмас дип уйламыйм...

Фикерләр