IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнде!

Бәйгедә катнашырга теләп гариза тапшырган сайт авторлары, сайт кунаклары!

IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү шуның белән төгәлләнде! Әлеге моменттан алып бәйгедә катнашучы интернет-проектларны бәяләүгә экспертлар һәм жюри әгъзалары тотына. Ә алар быел 70 кә якын! Узган елларда "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган (быел бәйгедә катнашмаган очракта гына!) сайт авторларына, татар интернетында исемнәре күпләргә таныш булган интернет-кулланучыларга, IT-өлкәсендә үз эшенең остасы булган белгечләргә быелгы бәйгедә катнашучы сайтларны бәяләүдә катнашу тәкъдиме җибәреләчәк. Сайтларны бәяләү эшендә катнашкан белгечләр составы аннары рәсми сайтның "Жюри" битендә хәбәр ителәчәк. 

Статистикага килгәндә. Быелгы бәйгедә катнашырга барлыгы 73 гариза килде, алар арасыннан бәйгедә катнашу бәхете 68 конкурсантка гына тәтеде (узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны 1,4 тапкыр диярлек артты!). Биш интернет-проект, нигезләмә таләпләренә туры килмәү сәбәпле, быелгы бәйгедә катнаша алмый. Киләсе елларда алар быелгы кимчелекләрен төзәтерләр һәм дөньякүләм бәйгедә катнашу дәрәҗәсенә үсеп җитәрләр, киләсе бәйгеләребездә катнашырлар, дип ышанып калабыз!

Бәйгедә катнашучы сайтлар быел сан ягыннан да күбрәк, сыйфат ягыннан да яхшырак! Сайт авторларына һәм авыр һәм җитди эшкә тотынган жюри әгъзаларына уңышлар теләп калабыз!

Призлы урын алган һәм лауреат исеменә лаек булган сайтлар якын арада бәйгенең рәсми сайтында хәбәр ителәчәк. Ә кемнең кайсы урында булуын Г.Камал театрында узачак бүләкләү тантанасында белә алырсыз! Яңалыкларыбыздан хәбәрдар булып торыгыз!

Air Max Flair KPU

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Бик яхшы бәйге, оештыручыларга да, катнашучыларга да зур уңышлар телим. 

Үземнең сайтлар русча, татарчасын ясап миңа да катнашырга кирәк икән дигән уйга килдем.

Һәм тагын шунысына аптырадым, кайбер сайтларда ямьсез рекламалар тора. Аларны бит алып кую бер авырлык тудырмый. Сайт хуҗалары шуларны алып куйсыннар иде.

Рәхмәт, уңышлар телим! 

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Әйе, бу мөмкин. Мисал өчен, UCOZ сайтында ясалган мәктәп сайтлары рекламаны өзеп куя алалар: http://faq.ucoz.ru/faq/27-1#33

Кунак исемле кулланучы сурәте

Тагын мин, Булат/Мишәбаш. Беркем дә теләми дә ул рекламадан котылырга, беркемне дә ул борчымый да булса кирәк. Аннан котылу чыннан да финанс мөмкинлекләре дә таләп итми, артык авыр да түгел, күңелегезгә авыр алмагыз, хөрмәтле бәйгедә катнашучылар, миңа калса. күпләр ради галочки, яки бер булса да сертификат алыйм әле дип катнаша , ахры, бәйгедә, алай итәргә кирәкми, әлеге бәйге безнең татар интернетының йөзек кашы, шуның буенча безнең милләт буенча фикер йөртәчәкләр бит!!!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Конкурста катнашучы сайтларда реклама булу - бер дә матур күренеш түгел, әлбәттә.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Минемчә, сайтта реклама булу начар күренеш түгел. Ә менә рекламаң нинди, ул нинди эчтәлектә, сайт кулланучыларының кызыксыну дәрәҗәсенә туры киләме, гомумән, сайт эшчәнлегенә комачауламыймы ул реклама - менә шулар борчырга тиеш сайт хуҗасын.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Быел "Укытучы - җәүһәр" номинациясендә катнашучы проектлар арасында эшләнеп бетмәгән, примитив сайтлар шактый. Укытучы кеше дөнья күләмендә уздырылучы конкурста катнашырга теләк белдергән икән, үз өстенә шундый җаваплылык алган икән, сыйфат һәм эчтәлек ягын камилләштерү өстендә дә эшләргә тиештер, килешәсезме? Укучылар төзегән сайтлар күп кенә укытучыларныкыннан яхшырак күренә.

Кунак исемле кулланучы сурәте

UCOZ сайтында рекламаны өзеп кую өчен ел саен banner@ucoz.net га хат язам. Сентябрьдә ел тула, тагын реклама барлыкка киләчәк. Кабат хат язасы була.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Ucoz системасында эшләнгән  мәктәп сайтларыннан гына алалар шул ул рекламаны. Укытучыларның шәхси сайтларыннан рекламаны бары түләп кенә алып була. 

Кунак исемле кулланучы сурәте

Исәнмесез! Мин әлеге бәйгедә катнашам һәм призлы урын алырга телим. Шул максаттан көндәшләрем сайтлары белән танышып чыктым. Минем сайтта сезнең баннер урнаштырылган, ә кайбер сайтларда бәйге баннерлары куелмаган. Бу роль уйныймы? Җавап бирерсез дип ышанам.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Кунак буларак мин сезгә җавап бирим әле, сезнең фикер сөрешегез башыннан ук дөрес түгел, призлы урынны алыр өчен башкаларны гаепләп барырга кирәкми!!! Булат/Мишәбаш

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Әйе, Булат белән килешәм. Иң беренче чиратта үзегезнең сайтны камилләштерү өстендә эшләргә кирәк.

Баннерларга килгәндә. Баннерларны урнаштыру бәйгене тагын да таныту, ныгыту мөмкинлеген бирә. Бәйгенең баннерын урнаштыргансыз икән, димәк сез, беренчедән, бәйгенең нигезләмәсе белән яхшылап танышкансыз, икенчедән, бәйгенең дәрәҗәсен арттыруга үз өлешегезне кертәсез. Мондый конкурсантларга без уңай карыйбыз, һәм, конкурсантларның баллары бертигез булган очракта, баннер урнаштырылган сайтка югарырак бәя биреләчәк. 

ps. Күп еллар жюри булып эшләү дәверендә андый очраклар булды. Бәйгенең таләпләрен төгәл үтәмәү сәбәпле, кайбер сайтлар җиңүчеләр рәтенә эләгә алмый калдылар.

Фикерләр