IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды!

Хөрмәтле дуслар! Татар интернетын яратучылар һәм аны ясаучылар, үстерүчеләр!

Бүген, 21 февраль - Туган тел көне уңаеннан, Татнетны үстерү фонды Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә, күп санлы иганәчеләр ярдәме белән, тугызынчы мәртәбә (!) Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татарча файдалы интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итә башлый!

Быел бәйгегә гаризалар 10 номинация буенча кабул ителәчәк! Бәйгегә быел яңа номинация өстәлде!!! 

Дөньякүләм бәйге буларак, бәйгенең партнёрлары/иганәчеләре дә дөньяның теләсә кайсы төбәгеннән була ала. Быелдан бәйгебезнең яңа партнёры бар, ул - ВКонтакте социаль челтәре!

Партнёрлык кысаларында бәйгедә яңа номинация булдырылды, ул "ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре" дип аталачак. Әлеге номинациядә ВКонтакте социаль челтәрендә оештырылган, кулланучылары/язылучылары саны 1000 кешедән ким булмаган, зур әһәмияткә ия булган, яхшы эчтәлекле һәм файдалы татар телендә алып барыла торган төркемнәр катнаша ала. Әлеге номинациядә җиңгән интернет-проектларның авторларына бүләкләрне бәйгенең партнёры - ВКонтакте социаль челтәре вәкиле тапшырыр, дип планлаштырыла.

Узган ел өстәлгән "Җәүһәрләр галәме" номинациясе турында да быел күп төбәкләр ишетеп алырлар һәм бу номинациядә дә быел күп санлы катнашучылар булыр, Татарстаннан читтәге төбәкләрдә дә татар сайтлары саны артыр, дип ышанып калабыз!

Ә аннан алдагы елларда бәйгебездә "Күренекле татар җәүһәрләре" һәм ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинацияләре өстәлгән иде. "Күренекле татар җәүһәрләре" номинациясендә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар, ә ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-проектлар катнаша ала.

Бәйге, номинацияләр һәм бәйгедә катнашу таләпләре турында мәгълүмат бәйгенең Нигезләмәсендә бирелгән. Бәйгедә катнашу өчен авторизация үтеп керергә һәм менюда барлыкка килгән КАТНАШЫРГА төймәсенә басып гариза тапшырырга кирәк.

Барлык катнашучыларга да зур уңышлар телибез! Юбилей алды бәйгесе шактый зур, дәрәҗәле булыр дигән өметтә калабыз!

ps. Быелдан башлап "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар 21 февраль көнне кабул ителә башлаячак һәм матур традициягә әвереләчәк.

Yeezy Wave Runner 500

Фикерләр

Кәүсәрия Гаяз кызы исемле кулланучы сурәте

Аллага шөкер, матур эшләрегез матур традицияләргә бик тиз әверелә! Татар телен яратучы дусларыма быелгы бәйгедә унышлар теләп калам!Ә җитәкчеләргә, оештыручыларга , иганәчеләргә рәхмәттән башка сүзебез юк! Изге сәгатьтә, Дусларым!

Фикерләр