Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы быел яңачарак үткәрелә башлый!

Хөрмәтле татар сайтларын төзүчеләр һәм аларның кулланучылары!

Быелдан башлап "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы яңачарак үткәрелә башлый. 

Беренчедән, быелдан башлап тантанага финалистлар гына түгел, ә барлык катнашучылар да чакырулы. Тантана барышында һәркем үз сайтын башкаларның сайтлары белән чагыштыра, анализлый, фикерләр туплый, камилләшә, башка сайт төзүчеләр белән таныша һәм дуслаша ала. Бәйгедә ничәнче урын алуларын катнашучылар бары тик тантана вакытында гына беләчәкләр. Финалистларга дипломнар таратылса, призлы урын ала алмаган сайт авторларына Фондның рәхмәт хатлары һәм спонсорларның бүләкләре өләшенәчәк.

Икенчедән, тантана барышында сайт ясау буенча профессиональ мастер-класслар үткәреләчәк. Быел әлеге мастер-классны Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин үткәрә. Киләсе елларда мастер-класс үткәрү өчен профессиональ чыгыш ясаучы белгечләр дә чакырылачак. Татарча сайт ясаучылар өчен ВКонтакте социаль челтәрендә аерым ябык төркем булдырылып, ел дәвамында алар өчен файдалы мәгълүматлар урнаштырыла барылачак.

Өченчедән, бәйгедә катнашучыларны бүләкләргә теләгән һәр оешма я шәхес тантанага килә һәм катнашучыларга үз бүләкләрен тапшыра алачак. Моның турыда кимендә 2-3 көн алдан оештыручылар белән үзара килешергә кирәк. Фондка бәйгеләр оештыруда аеруча зур ярдәм күрсәткән спонсорларның рекламалары ел дәвамында интернет челтәрендәге фондның ресурсларында урнаштырылачак.

Әлеге һәм башка яңалыклар белән сез 20 октябрь көнне Галиәсгар Камал театрының кече залында үткәреләчәк тантанада таныша алачаксыз. Тантана 11:00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!

 

nike air max 1 china

Фикерләр

Кәүсәрия Гаяз кызы исемле кулланучы сурәте

Менә тагын бер ел гомер узып та киткән. Әле кайчан гына узган елгы тантанага килгән идек! Дөрес әйтәсез, ел саен танышлар да, дуслар да күбәя. Бәйгене оештыручыларга, "Белем җәүһәрләренең" яшәве өчен көнен дә, төнен дә җәлләмичә тырышып йөрүче Раил әфәндегә рәхмәттән башка сүзебез юк! Татарны бөтен дөньяга менә нәкъ аның кебек асыл егетләр таныта! Без Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз!

Фикерләр