"Белем җәүһәрләре" финалистларын бүләкләү тантанасы көне билгеле булды (+чакыру хаты)

Хөрмәтле кулланучылар, татар сайтлары авторлары!

Сезгә VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелү датасын хәбәр итәбез. Тантана 2 ноябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече залында үткәреләчәк. Тантана 11:00 сәгатьтә башланачак.

Тантанага бәйгенең финалистларын, жюри әгъзаларын, узган еллардагы җиңүчеләрне, матбугат һәм телевидение хезмәткәрләрен һәм татар интернеты белән даими кызыксынган татнетчыларны чакырабыз!

Бәйгенең финалына чыккан мәктәп укытучылары һәм укучыларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән рәсми чакыру хаты якын көннәрдә барып ирешер, дип ышанып калабыз.

NIKE HYPERLIVE EP

Фикерләр

Лизунина Эльвира Хәмзә кызы исемле кулланучы сурәте

Хәерле иртә! Финалга чыккан сайт авторларын котлыйм! Булдыргансыз! Конкурста катнашучыларның барысына да тантанага чакыру хаты җибәреләчәк, дип язган идегез. Ул хат катнашучыларга да булырмы? Катнашучыларга сертификат биреләчәкме?

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Хөрмәтле Эльвира!

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен бәйгенең финалына чыккан проект авторларын гына рәсми рәвештә чакыра. "ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан барлык катнашучыларга да тантанага чакыру хаты әзерләнеп юлланыр, дип ышанып калабыз" дип язганда мин әлеге финалистларны күз алдында тотып язган идем.

Татнетны үстерү фонды исә татар интернеты белән кызыксынган һәркемне әлеге тантанада күрергә шат булачак. Тантанага махсус чакырусыз килә алсагыз шат булырбыз.

Ихтирам белән, оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин

Фикерләр