"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә карата фикер-тәкъдимнәр

Хөрмәтле татар сайтлары авторлары һәм сайт ясарга теләге булган интернетчылар!

"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе быел җиденче мәртәбә үткәреләчәк. Бәйге башлануга нибары 2-3 атна вакыт калып бара.

Ел саен без бәйгене камилләштерергә, яхшыртырга тырышабыз. Быел да бәйгене тагын бер баскыч югары күтәрергә исәбебез бар. Шул ук вакытта, бәйге белән кызыксынып барган, аның елдан-ел яхшыруын теләгән кулланучыларның фикерләрен дә исәпкә аласыбыз килә. Шуңа күрә дә, бәйгене башлар алдыннан, без сезнең белән киңәшләшергә, сездән фикер-тәкъдимнәр кабул итәргә булдык.

Бәйгедә быел нинди номинацияләр булуын телисез? Финалга эләкмәгән, әмма бәйгедә катнашкан кулланучыларга катнашу турында электрон сертификатлар тапшыру кирәкме (бу өстәмә чыгымнар сорый, түләүле булса гына моны оештырып була)? Сайтта тагын нинди мәгълүматлар һәм рубрикалар күрергә телисез?

Фикер-тәкъдимнәрегезне әлеге язма астында калдырырга тәкъдим итәбез. Игътибар! Теркәлгән кулланучыларның фикерләре шунда ук басылып чыга, теркәлми урнаштырылган фикерләр модерациядән соң гына урнаштырылачак.

Nike Phantom Vision DF FG

Фикерләр

Рәзинә исемле кулланучы сурәте

Исәнмесез, хөрмәтле оештыручылар! Сез безне бүгенге көндә кәгазь артыннан куучылар дип гаепләргә җыенсагыз да, мөмкинлек бирелүдән файдаланып, үз фикеремне җиткерәсем килә. Әйе, электрон сертификат бик тә кирәк, һәм моның өчен без түләргә дә әзер. Онлайн түләүне оештырсагыз бигрәк тә уңай булыр иде. Безнең хәлне мәктәптә эшләгән кеше генә аңлый. Тәнкыйтьләү бер хәл, ә менә бүгенге укытучы урынына үзеңне куеп карау бөтенләй икенче нәрсә. Чыннан да, барыбызның да мөмкинлеге урын алырлык түгел, ләкин катнашуны дәлилләү формасында булса да, сертификат җибәрә алсагыз, бик яхшы булыр иде. Икенче киңәшем: мәктәп сайтларын бәяләгән вакытта зинһар өчен сайтнын менюсына карагыз әле. Мәктәп сайты икән инде, анда бары тик мәктәпкә кагылышлы материаллар гына булырга тиеш бит. Югыйсә балта сораган кешегә шөшле тоттыру белән бер бит бу!!! Мәктәп сайтында авыл тарихы да, сугыш ветерараннары да булмый (әгәр дә алар мәктәптә эшләмәгән булса) Минемчә, сайтның менюсындагы пунктларнын куп булуы белән түгел, ә материалларның эчтәлеге ягын да карарга кирәктер. Беләм: хәзер минем адреска бик күп сүзләр язылачак, ләкин мин язганнар белән килешүчеләр күптер дип уйлыйм.

Ләйсән исемле кулланучы сурәте

Мәктәп сайтында авыл тарихы, аның үткәне турында материаллар урын ала икән, моның бер начарлыгын да күрмим. Ә менә укытучыларның методик эшкәртмәләрен ачып карагач, кайвакыт чәчләр үрә тора( хәтта буш ворд документы куючылар да очрый. Сан артыннан кумыйча, сыйфат өчен эшләсәк иде. Укытучы исеменә тап төшермик, хөрмәтле коллегалар. Сертификат алыр өчен генә бер атна-ун көндә ясалган проектлар булмасын иде, дигән теләктә калам.

Айгөл исемле кулланучы сурәте

Әлбәттә, ресурс урынына буш документ кую белән килешеп булмый. Әмма атна-ун көндә ясалган проект начар була дигән фикер белән килешә алмыйм, чөнки укытучы (укучы һ.б.) айлар, еллар буе материал тупларга, сайтның эзкизын ясап куярга мөмкин. Шулай булганда сайтка материаллар урнаштыру һәм аны гамәлгә кертү атна-ун көн генә алачак. Аннан еллар буе ясалган сайт отышлы була дип тә әйтеп булмый. Минемчә, бәяләгәндә ясалу вакытына түгел, сайтның эчтәлегенә игътибар бирергә кирәк.

Алсу исемле кулланучы сурәте

Зинһар өченЮ сайтларның номинациягә туры килүләрен карап бәяләгез әле. Укытучы сайты китапханә турында була алмаган кебек, мәктәп сайты да газета турында була алмый бит инде. Мәктәп газетасы мәктәп дигән зур оешманың бер кыйпычыгы гына. Миңа калса, ул тематик ресурска туры килә. Катнашучылар саны аз булганга сайтны урнаштыру дөрес түгел бит инде, шулаймы?

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Алсу, киңәшегез өчен рәхмәт! Әлбәттә, сайтлар тематикага карап бәяләнә. .tatar доменыннан кала.

Фикерләр