"Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Тантанага барлыгы 46 финалист, бәйгенең башка еллардагы җиңүчеләре, оештыручылар һәм иганәчеләр, жюри әгъзалары, Казан шәһәре укытучылары һәм укучылары, матбугат чаралары чакырулы иде. Камал театры инде өченче мәртәбә үзенең кече залында татар интернетчыларын шундый матур тантанага җыя. Быел, тантана башланыр алдыннан, театр артистлары татнетчыларга "Галиябану" спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр.

Тантана дипломантларны бүләкләүдән башланды. Җиңү яулауга бер генә адым калган сайтларның саны быел - 21:

Дипломантларны бүләкләгәннән соң, "Марк Вебер" веб-студиясе веб-программисты Рөстәм Биктаһиров тамашачылар алдында "Эффектив сайтлар ясау" турында мастер-класс белән чыгыш ясады. 

Гомумән, җиңүчеләрне бүләкләү татар җырчылары чыгышлары белән аралашып барды. Җиңүчеләрне котларга дип бүгенге тантанага татар халкының яраткан җырчылары Илназ Минвәлиев, Илзилә, "Болгар кызлары", Гөлгенә килгән иде.

Бүләкләр иң элек III һәм II урын яулаган сайт авторларына, аннары I урын яулаучыларга ("Белем җәүһәрләре"нә) тапшырылды. Тантананың ахырында "Белем җәүһәре" исемен яулап, әлеге исемгә тап төшермичә, сайтларын ныгыта, яхшырта барган татнетчыларга "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеме тапшырылды. Тантана бәйгенең быел гына язылган гимны белән тәмамланды.

Быел Татнетта узган дөньякүләм бәйгенең җиңүчеләре түбәндәгеләр:

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе

"Укучы - җәүһәр" номинациясе

"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

"Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе

"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе

“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе

Бәйгенең җиңүчеләрен чын күңелдән котлыйбыз һәм эшләрендә уңышлар теләп калабыз!

Татнетны үстерү фонды тантананы оештыруда актив ярдәм күрсәткән өчен ТР Дәүләт Советына, ТР Министрлар Кабинетына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Мәдәният министрлыгына, "Аксу" компаниясенә, "Халкыбыз мирасы" компаниясенә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына, "МЭЛТ" компаниясенә зур рәхмәт белдерә.

PS. Әлеге яңалык якын арада тантанадан фоторепортаж белән тулыландырылачак. Тантанада катнашучылардан фотолар xat@belem.ru адресына кабул ителә. 

Air Jordan Spizike 3.5

Фикерләр

Кәүсәрия Гаяз кызы исемле кулланучы сурәте

Булдырдыгыз! Кичә искиткеч матур узды! Елдан-ел күркәмрәк уза бәйрәмебез!!!Безне зурлаган өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне дә сөендерсен!

Илфар Әюпов исемле кулланучы сурәте

Финал тантанасы бик матур узды. Оештыручыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә...
Бу турыда безнең фотомизгелләр белән репортажыбыз: http://qushlawich.ru/node/609

Кәүсәрия Гаяз кызы исемле кулланучы сурәте

Рәхмәт яусын, Илфар! Фотоларны "үзләштердек"!!!

Алсу исемле кулланучы сурәте

Исәнмесез. "Белем җәүһәрләре-2015 " конкурсында катнашучыларга (җиңүчеләр түгел) сертификатлар биреләме?

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Сертификат финалистларга гына бирелә. Сайтыгызны яхшыртырга, финалистлар исемлегенә керерлек дәрәҗәгә ирештерергә тырышыгыз.

Фикерләр