Финалистларны Камал театры сәхнәсе көтә!

Сайтыбыз кулланучылары соравы буенча оештыру комитеты финалистлар исемлеген сайтыбызда алдан ук бастырырга карар кылды. Быелгы бәйгедә  49 интернет-проект арасыннан финалга барлыгы 25 проект чыкты. Алар арасында бәйгенең җиңүчеләре дә, лауреатлары да бар.

Әлеге исемлектәге финалистларны, эшләрне бәяләүдә катнашкан жюри әгъзаларын, башка еллардагы "Белем җәүһәре" премиясе ияләрен - барысын да 12 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал театрының кече залында көтеп калабыз!

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе:

  • Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галләмова Гөлназ сайты | http://ggulnaz.jimdo.com
  • Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты - "Туган телем - иркә гөлем" | http://sarvarova-r.ru
  • Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты | http://raushania.ucoz.ru
  • Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Рәүф кызы сайты | http://lyaysan.ru
  • Туган телем-татар теле | http://zagirova-gulnara.mugallim.com
  • Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты | http://muslum-tat.narod.ru
  • Укытучыларга ярдәмгә | http://valievalf.ucoz.ru

"Укучы - җәүһәр" номинациясе:

"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе:

"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе:

"Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе:

  • Казан милли тикшеренү технология университетының рәсми сайты | http://www.kstu.ru

"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе:

"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе:

Финалистларга тагын бер кат котлауларыбызны җиткезәбез һәм тантанада көтеп калабыз!

Air Max 90 Ultra 2.0 Flyknit

Комментарии

Аватар пользователя Кунак

Чираттагы "Белем җәүһәрләре" бәйгесе төгәлләнде. Жюрилар ник үз эшләрен җиренә җиткереп башкармый? Бөтендөнья бәйгесе булгангамы елдан-ел жюри членнары арта бара, ә эшчәнлек нәтиҗәләре түбәнәя бара! Мисал өчен бер сайт хакында язып үтәсем килә. "Укучы җәүһәр" номинациясендә 3 ел рәттән "Актанышым ак илем" сайты катнашып килә... 1 нче елда әлеге сайт дөнья күреп, лауреат исеменә ия булды (Авторы: Актаныш районы Богады урта мәктәбе укучысы Галимова Айсылу Расих кызы). Икенче елда да әлеге сайты белән катнашып, Галимова Айсылу Расих кызы III дәрәҗә дипломга ия булды (Сайт бер нинди үзгәреш кичермәсә дә). Ә инде бу елда әлеге сайт авторын да (Гарифуллина Ландыш), яшәү урынын да үзгәртте (Иске Кормаш мәктәбе укучысы), Сайтның бары тик бер бүлеге генә яңарыш кичерде, "Үзем турында" бүлеге. Калган бүлекләрдәге язмаларның өтере дә үзгәрмәде... (Бөек Җиңүнең 67 еллыгы өлешендә дә шул ук Богады җирлегенә караган Солтангол авылы турындагы язма!!! "Ерак еллар авазы" бүлегедә никтер Богады авылы турында сөйли?) Кая Кормаш авылы хакында бу сайтта язмалар?!!! Сайт авторын үзгәртү нәтиҗәсендә урын яулавында уңышлар телибез!!! Рәхмәт жюриларга!!! Мәгънәле сайтлар җиңү яулый)). Икенче елда да әлеге сайтка уңышлар теләп, елдан-ел алдагы үрләр яулавын теләп калабыз!!! Әле авторы 8 класста гына укый, әле киләсе 3 елда сайт авторын үзгәртмәс дип ышанып калабыз, укытучысы гына башка авылга эшкә күчмәсен инде, ул очракта сайт авторын тагын үзгәртүе бар, эчтәлеген үзгәртмәсә дә!!! Әле бу 1 сайт хакында гына, арада бар андый сайтлар, рәхмәт жюриларга үз эшләрен җиренә җиткереп эшлиләр!))) 

Аватар пользователя Кунак

Гарифуллина  Ландыш һәм Галимова Айсылудан җавап (без бит туганнар һәм якташлар) Актанышыбыз туган ягыбыз берәү төрле авылларда торсакта. ә жюриларга рәхмәтебез чиксез.....

Аватар пользователя Кунак

Ландыш һәм Айсылу! Сез туганнардыр да бәлки... Ник соң бергә иҗат иткән эшегезне 3 ел бергә тәкъдим итмәдегез? Ике ел рәттән Айсылу исемендәге сайт никтер бу елда гына авторын үзгәртте? (Айсылу эшләгән сайтка Ландыш ия булды). Автор бүлеге генә үзгәрде ич! Без якташлар дигән фикерегезгә килгәндә Актаныш районыннан килгән, сезнекеннән күпкә өстен авыл сайтлары да, мәктәп сайтлары да бар иде арасында, никтер сезнең бер үзгәрешсез 3 ел элек дөнья күргән сайтны кабул иткәннәр?! (30 жюрига 60 күз җитмәгән ахры) Рәхмәт, җиңгәнсез, котлыйм уңышларыгыз белән, биредә сезнең гаеп юк, сез үз эшегезне тәкъдим итүче генә. Әмма сезнең сүзләргә кушылып жюрига минем дә рәхмәтләремне җиткерәсем килә))) Бу номинациядә күпкә өстен сайтлар да бар иде... ( Мисал өчен "Таң йолдызы" юк-юк дигәндә лауреат булырлык сайт) Уңышларыгыз белән Айсылуның туганы Ландыш!

Аватар пользователя Кунак

Күзләрнең 60 ук булмаганын өстәге язмалардан чамалагансыздыр инде. Хәзер проблемага якынрак килик. Сайт , әгәр ул таләпләргә җавап бирми икән, ул конкурска кертелмәскә тиеш, жюрига конкурска кабул ителгән сайтлар гына тәкъдим ителә. Аларның бәяләү критерийларында ул сайтларның авторларының кем, кайда яшәвен белешергә диелгән пункт юк. Әгәр сез форумнарда алдан ук искәрткән булсагыз, һәрхәлдә жюриның игътибарын җәлеп иткән дә булыр идегез. Тик ,миңа калса, сезнең фикер күбрәк сайт авторыннан көнләшү, аның уңышыннан күпсенүгә охшаганрак, ялгышсам, алдан ук гафу үтенәм. Тагын бер шигем бар әле, ул турыдан-туры сезнең конкурент булса кирәк.  Әйдәгез, 4 конкурска жюрилык эшенә үзегезне тәкъдим итегез, бергәләп хөкем итсәк, нәтиҗәләр тагын да дөресрәк булыр, бәлки. Жюри, гадәттә мондый чаралардан соң телсез, чукрак булып кылана, ә мин үзем яздым әле, чөнки барыбыз да кешеләр, барыбызга да ялгышу хас бит. Бәлки, Раил Мәүлетович, жюри эш башлагач киләчәктә интернет-фестиваль уздырырга кирәктер. Алай дисәң, анысы да миңа ошамады, бар да минем сайтны мактап языгыз әле дип контактта коткы тарата да , шәп! яхшы! мондый сайт бүтән юк!- дигән фикерләр белән шундук бөтен форум тула. Татарстанда икән иң яхшы веб-осталар дип куркып куясың! Беркем анда да реаль бәя куярга теләми. Тагын Булат/Мишәбаш

Аватар пользователя Раил Гатауллин

Хөрмәтле сайт кунаклары!

Быел бәйгедә катнашучыларны бәяләү эшенә 40 тан артык татнетчы чакырылды. Кемдер булдыра алмыйм дип баш тартты, кемдер өлгермәде, кемдер җавап та кайтармады. Нәтиҗәдә интернет-проектларны 20 гә якын жюри әгъзасы бәяләде.

Болай күпләп кешене әлеге эшкә тартуның 2 төп максатын билгеләп үтәсем килә:

1. Татар интернетында эшләп килгән файдалы проектларга һәм бәйгенең үзенә күбрәк татнетчыны җәлеп итү.

2. Күбрәк белгечне жюри эшендә катнаштырып бәяләү дәрәҗәсен камилләштерү.

Чынлап та, өлешчә әлеге максатларга ирешелде, дип уйлыйм. Жюри бик зур гаделлек белән эшләргә тырышты, жюри эшендә катнашмасам да, балларның башка еллардагыга караганда төгәлрәк исәпләнүен күрдем. Әмма...

Әмма ләкин күп кенә жюри әгъзалары бәйгедә катнашкан сайтларның күбесен беренчесен күрәләр, бәяләгәндә сайттагы контентка, аның кулланучыларга ирештерелә алу дәрәҗәсенә, техник эшләнешенә һ.б. игътибар итәләр.

Шуңа күрә дә, бәйгегә гаризалар кабул итү барышында форумда фикер алышу булдырылган әгәр каршылыклар бар икән, аны алдан ук хәбәр итү мөмкинлеге тудырылган. Фикерләрне һәм тәкъдимнәрне язып калдыру өчен форум ел дәвамында ачык.

Бәйге быел өченче мәртәбә үткәрелде, төп сынауны узды. Киләчәктә бәйге тагын да ныгыр һәм камилләшер дип өметләнеп калабыз. Бәйгенең төп максаты - татар интернетында булган файдалы ресурсларны барлау һәм аларны, аларның авторларын таныту. Бәйге ныгыган саен, андый ресурсларны таныту мөмкинлегебез дә арта төшәчәк. Бәйгенең дәрәҗәсен күтәрүдә барыгыз да катнаша аласыз. 2013 ел башлануга яңа бәйге башланып китәчәк. Аның нинди булуы өлешчә сездән дә тора. Тәкъдимнәрегезне һәм фикерләрегезне форумыбызда көтеп калабыз!

Ә быелгы җиңүчеләрне тагын бер кат котлыйбыз һәм 12 октябрь көнне Камал театрында тантанада көтеп калабыз!

Аватар пользователя Кунак

Конкурсны үткәрүчеләргә бик зур рәхмәт! Конкурс булгач, бәхәссез булмый инде ул.  Теләк кирәк дуслар, теләгең булса җиңүләргә ирешү авыр түгел. Мин үзем быел гына да берничә конкурста җиңү яуладым. Кайберәүләрнең җиңү өчен танышлык кирәк диюләренә исем китә. Танышлык түгел-тырышлык кирәк . Минем үземнән дә  "кемең барсың синең" дип сорыйлар. Иң беренче мин алладан сорыйм, икенче әниемнең догалары ярдәм итә, өченче тырышканым бушка китми. "Тырышкан табар-ташка кадак кагар " дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.

Аватар пользователя Кунак

"Конкурсны үткәрүчеләргә бик зур рәхмәт!", диюегез урынлы чыннан да, үткәрүчеләргә түгел, оештыручысы Раил Мәүлит улына Гатауллинга чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз! Татар милләте өчеп янып-көеп 3 ел дәвамында Халыкара бәйгене җитәкли алган икән чын мәгънәсендә аңа баш ияргә кирәк. Әлеге бәйге аша кемдер үз дәрәҗәсен район, республикакүләм күтәрә, киләчәктә үз квалификациясен күтәргәндә "борын чөерә", ә ләкин биредә рәхмәт хисләрен җиткерергә җөрәт итми!!! Язылган фикерләр арасында "Танышлар аша җиңү яулыйсыз", дигән бер генә фикер дә яңгырамады, ялгышасыз... Каш ясыйм дип күз чыгармагыз зинһар!!!

Аңлаганнар бары аңлый белә,

Аңламасаң зинһар эндәшмә! 

Салпы якка салам кыстырам дип,

Сүнгән утка ялкын өстәмә!

Аватар пользователя Кунак

 

Аңлаганнар бары аңлый белә,

Аңламасаң зинһар эндәшмә! 

Салпы якка салам кыстырам дип,

Сүнгән утка ялкын өстәмә!

Бик матур шигъри юллар. Шәп әйтелгән!Молодец! Әмма мин моны үземә дип кабул итмәдем. Минем квалификация күптән күтәрелгән инде."Танышлар аша җиңү яулыйсыз" дигән сүзләр Сезгә атап әйтелмәгән,ә гомуми мәгънәдә әйтелгән иде.

Аватар пользователя Кунак

Бәйгене оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм! 

Аватар пользователя Кунак

Иң беренче мин алладан сорыйм, икенче әниемнең догалары ярдәм итә..

Исәнмесез, менә бу җөмлә миңа бик тә кызык булып тоелды. Алладан , беренчедән, юк-бар нәрсә сорамыйлар, икенчедән, бу тырышлык сүзенә каршы килә. Димәк, мин алладан сорасам, чиле-пешле сайтым да җиңүче булачак дип аңларга тулы нигез бар. Өченчедән, алла һәм дога сүзен  дөньяви  проектларда терәк итеп куллану  дөрес түгел, минемчә. Алла һәм догалар сезгә сәламәт булырга ярдәм итсен, тырыш булыгыз, һавадан ярдәм көтеп кенә яту дөрес эш түгел бит инде.  Каян килгән бу динсез дип уйлый күрмәгез тагын, мин әлеге сүзләр белән "шаярмаска" гына киңәш бирдем. Ихтирам белән Булат/Мишәбаш.

Аватар пользователя Кунак

Булат/Мишәбаш, ату син "Белем җәүһәрләре" бәйгесен юк-бар нәрсә дисең инде? 

Аватар пользователя Кунак

Һәрхәлдә алланы догаларны җәлеп итәрлек проблема чыгарырлык әйбердер дип уйламыйм инде. Тырыштым, әзерләндем һәм 2010 елгы җәүһәр исеменә лаек булдым. Бернинди гайре табигый көчләр кирәк булмады.

Аватар пользователя Кунак

Нинди генә эш булмасын,барсын да алладан сорыйм. Алай монысын сорамыйча да була,ә монысын сорап карыйм әле дип уйлап торганым юк. Минем өчен кечкенә, олы өйбер дигән бүленеш юк. Җиңү кайда да җиңү инде ул. Әйтегез әле табигый көч Сезгә нәрсәләр бирде?

Аватар пользователя Раил Гатауллин

Хөрмәтле финалист укытучылар һәм укучылар!

Кемгә дә булса РОО аркылы чакыру хаты килеп ирешмәгән булса, аны түбәндәге сылтама буенча йөкләп ала һәм җитәкчелеккә тапшыра аласыз:

Бәйге нәтиҗәләре турында карар (№5344/12, 05.10.2012)

Чакыру хаты (№12177/12, 10.10.2012)

Барыгызны да тантанада көтеп калабыз!

Аватар пользователя Кунак

№5344/12 хат килде. Э чакыру элегэ килмэде.

Аватар пользователя Кунак

"Белем җәүһәрләре-2012" + фотомизгелләр: http://qushlawich.ru/node/281

Аватар пользователя Кунак

Бәйрәм бик матур булды, Бүләкләр дә шәп иде. Бу эшне оештыручыдан бик зур тырышлык тәлап итә..

Хәзер конкурсларның барсы да акчалы булганда, Сез бушка, бүләкле конкурслар оештыра аласыз икән бик яхшы. Хәзер бит конкурсларга барганда укытучы грамотаны үзе белән йөртә, я акчасын түли. Белем.ру да конкурслар бик аз оештырыла. Әгәр дә сайтта конкурсларны тагы да арттырып җибәрсәгез, укытучыларны күбрәк җәлеп иттерә алыр идегез. Түләүле конкурслар булса да ярый. Гел бүләк өләшергә димәгән.

Аватар пользователя Раил Гатауллин

Теләк бар, вакыт кирәк. Укытучы тәҗрибәм җитәрлек булу сәбәпле, укытучыларда акча эшләр дәрәҗәдә әле азмадык. Мондый бәйгеләр үткәрү өчен укытучылар һәм укучылар түгел, дәүләт һәм меценатлар түләргә тиеш, дип саныйм.

Аватар пользователя Раил Гатауллин

Карау мөмкин түгел, үзегезнең почта ящигындагы ресурсларга сылтамалар урнаштыргансыз.

Аватар пользователя Кунак

 

Положение о Первом Всероссийском фестивале достижений детей и подростков

«Интеллект. Знания. Творчество»

 

Фестиваль проводит:Центр гражданско-правового образования «Восхождение» (г.Казань).

География фестиваля:Российская Федерация.

Участники фестиваля:дети, подростки и молодежь в возрасте от 2 до 18 лет (воспитанники детских садов, учащиеся школ и гимназий, образовательных учреждений начального и среднего профессионального образования (училищ, техникумов, лицеев, колледжей), воспитанники учреждений дополнительного образования и др.).

Сроки проведения:1 ноября 2012 г. – 30 апреля 2013 г.

Идея фестиваля.В нашей стране очень много талантливых педагогов, влюбленных в детей и в свою профессию, опытных, постоянно находящихся в поиске, фонтанирующих идеями и новыми подходами к образованию детей, работающих очень профессионально, имеющих хорошие результаты учебной и воспитательной деятельности. Дети, родители, коллеги высоко оценивают этих педагогов, выражают им огромную благодарность. Но при прохождении педагогами аттестации и при определении администрацией баллов за качество работы конкретного педагога требуются, к сожалению, не слова благодарности детей и родителей, а «бумажки», то есть документы, подтверждающие победы (или хотя бы участие) во всевозможных конкурсах, конференциях, олимпиадах и т.д. При этом, зачастую, требуется не районный или городской уровень, а областной и всероссийский. Где взять столько конкурсов? Как может хватить на всех талантливых детей и педагогов призовых мест на областных и всероссийских конкурсах? Откуда взять всем педагогам детей, одаренных настолько, чтобы они смогли победить в олимпиадах высокого уровня? И самый главный вопрос: разве этим, в первую очередь, измеряется качество работы педагога? А если он просто, тихо, спокойно и честно учит, воспитывает детей, если результаты труда педагога – это хорошие и крепкие знания его учеников и воспитанников, повышение их интереса к учебе, их воспитанности, их культуры? Эта проблема очень часто поднимается педагогами – участниками Всероссийского конкурса педагогических эссе «Взгляд», который ежегодно проводится нашим Центром «Восхождение». Для решения этой проблемы и проводится Всероссийский фестиваль достижений детей и подростков «Интеллект. Знания. Творчество». Наш фестиваль призван помочь педагогам, ученики (воспитанники) которых имеют достижения в различных видах деятельности, заключающиеся не только в наличии побед в олимпиадах и конкурсах.

Цели фестиваля:1) выявление и награждение одаренных детей и подростков, имеющих результаты и достижения в различных видах деятельности; 2) поддержка и помощь педагогам в прохождении аттестации и в оценке администрацией качества работы педагога.

Проведение фестиваля.Для участия в Фестивале педагогу необходимо прислать «Резюме достижений» его ученика (воспитанника), в котором перечислить результаты ребенка в различных видах деятельности за любой период (за последний год, 5 лет, 10 лет и т.д.). Такими результатами могут быть:

– участие и победы в различных олимпиадах, конкурсах, соревнованиях (любого уровня: от школьных до международных);

– грамоты любых организаций и учреждений;

– благодарности руководителя образовательного учреждения, учителей, воспитателей;

– выступления на конференциях (любого уровня);

– активное участие в образовательных или социально-воспитательных проектах;

– высокие результаты сдачи ЕГЭ и ГИА;

– высокие показатели успеваемости и качества знаний по итогам учебного года и результатам контрольных работ;

– поступление в вузы выпускников (по предметной области педагога);

– активное участие во внеклассной воспитательной деятельности, в школьном самоуправлении, в организации и проведении классных и школьных мероприятий;

– другие результаты.

Резюме присылается в печатном виде в текстовом редакторе Word. Шрифт – Arial. Размер шрифта – 11. Междустрочный интервал – одинарный. Объем резюме не должен превышать 1 страницы А-4 формата. Резюме заполняется в строгом, деловом стиле (без украшений и картинок) и по определенной форме, которую можно скачать на сайте Центра «Восхождение» в разделе «Фестивали». Все достижения (результаты) перечисляются по пунктам (то есть каждое последующее достижение должно начинаться с новой строки и с тире). Никакой другой информации, помимо указанной в форме, добавлять не нужно. Минимальное количество достижений не устанавливается. Файл с резюме должен называться фамилией, именем ребенка и словом «Резюме» (например: Иванов Иван_Резюме).

Вместе с Резюме должно быть выслано отдельным файлом «Письмо поддержки». Этим документом участник Фестиваля подтверждает достижения, указанные в резюме. Письмо поддержки составляется строго по определенной форме, которую можно скачать на сайте Центра «Восхождение» в разделе «Фестивали». В Письме поддержки указываются данные лиц (ФИО, должность и место работы, телефон с кодом населенного пункта), которые могут подтвердить наличие достижений, перечисленных в резюме: либо администрации образовательного учреждения (руководителя или его заместителя), в котором обучается ребенок – участник Фестиваля, либо двух педагогов, работающих с этим ребенком (или просто знающих о его достижениях). Обращаем внимание на то, что телефоны указываются не мобильные, а рабочие. Заверять печатью и подписями Письмо поддержки не нужно. Файл, в котором высылается Письмо поддержки, должен называться фамилией, именем ребенка и словами «Письмо поддержки» (например: Иванов Иван_Письмо поддержки).

Третий документ, который должен быть выслан – это Заявка. Она заполняется строго по определенной форме, которую можно скачать на сайте Центра «Восхождение» в разделе «Фестивали». Файл, в котором высылается заявка, должен называться фамилией, именем ребенка и словом «Заявка» (например: Иванов Иван_Заявка). Сведения об участнике, включенные в заявке в таблицу, необходимо вносить именно в таблицу. Заявки, заполненные не по форме, приниматься не будут.

Все три документа (резюме, письмо поддержки, заявка) необходимо прислать по электронной почте по адресу: pravo48@list.ruВ теме письма нужно указать: «Документы на фестиваль достижений детей». Резюме, письмо поддержки и заявка должны быть прикреплены к письму отдельными файлами. После получения Центром «Восхождение» вашего письма в этот же день (в крайнем случае, на следующий) вам будет отправлен ответ с уведомлением о том, что ваши документы получены, и вы включены в число участников Фестиваля. Если вы не получите такого ответа, то это значит, что ваше письмо не дошло да нас, и вам необходимо выслать его повторно. Советуем не оставлять отправку материалов на Фестиваль на последние дни апреля, а сделать это заблаговременно. В противном случае, нужно быть готовым к тому, что сотрудники Центра «Восхождение» из-за большого количества заявок, присылаемых в последние дни апреля, не смогут вовремя (т.е. в течение 1-2 дней) проинформировать вас о получении письма и допуске к Фестивалю. В любом случае, днем приема документов на фестиваль будет считаться день их попадания в электронный ящик Центра «Восхождение».

Если ваше образовательное учреждение принимает участие и в другом фестивале (для педагогов), проводимом Центром «Восхождение», то на каждый из фестивалей оформляется отдельная заявка и она высылается (вместе с резюме) в отдельном письме.

Учреждены три номинации Фестиваля: 1) «Участники»; 2) «Лауреаты»; 3) «Победители». Номинация выбирается самим участником Фестиваля и указывается в заявке.

Для участия в Фестивале и получения Диплома в электронной форме необходимо перечислить орг. взнос. Его размер зависит от номинации, которую выбирает участник:

-     500 руб. – для получения статуса «Участник» и соответственно Диплома участникаВсероссийского Фестиваля достижений детей и подростков «Интеллект. Знания. Творчество»;

-     1000 руб. – для получения статуса «Лауреат» и Диплома лауреата Всероссийского Фестиваля достижений детей и подростков «Интеллект. Знания. Творчество»;

-     2000 руб. – для получения статуса «Победитель» и Диплома победителя Всероссийского Фестиваля достижений детей и подростков «Интеллект. Знания. Творчество».

Обращаем внимание на то, что это не конкурс, а фестиваль, поэтому никакого конкурса резюме участников проводиться не будет, и при соблюдении всех условий участия в Фестивале, изложенных в данном положении, получение Диплома соответствующей номинации (статуса) гарантировано (это значит, что если, к примеру, педагог Иванов И.И. оплатил орг. взнос в размере 2000 руб. для участия своего ученика Петрова П. в Фестивале и прислал правильно оформленные заявку, резюме и письмо поддержки, Петров П. в любом случае обязательно получит Диплом победителя Всероссийского Фестиваля достижений детей и подростков «Интеллект. Знания. Творчество» в электронной форме). Количество победителей и лауреатов Фестиваля не ограничено.

Орг. взнос нужно перечислить через Сбербанк России на банковскую карту «Сбербанк – MaestroMomentum» № 676-196-000-066-122-434 (срок действия карты – до 09.2013 г.). ФИО владельца карты – Аминов Айдар Мансурович. Будьте очень внимательны при написании номера банковской карты, т.к. ошибка даже в одной цифре может привести к перечислению денег на другой счет. Если вы перечисляете орг. взнос через Сбербанк, то комиссию с вас не возьмут. Орг. взнос можно перечислить и через терминал или банкомат с карты на карту, а также через онлайн-банк (интернет). Если у вас возникнут проблемы с переводом денег на банковскую карту Maestro, напишите об этом по электронной почте в Центр «Восхождение», и вам сообщат номер банковской карты другой платежной системы – Visa. Орг. взносы принимаются только на банковскую карту. Почтовым переводом и другими способами орг. взносы не принимаются.

Вместе с резюме, письмом поддержки и заявкой нужно будет прислать отдельным файлом (в формате JPEG) копию чека, который вам выдаст кассир или терминал после перевода денег. Копию чека можно сделать либо путем сканирования (на сканере), либо просто сфотографировать его на телефон или цифровой фотоаппарат (главное, чтобы все цифры и другая информация на чеке были четкими и легко прочитывались). Файл с копией чека должен называться словом «Чек». Таким образом, участник должен выслать в одном письме, но отдельными файлами четыре документа: 1) резюме; 2) письмо поддержки; 3) заявку; 4) копию чека об уплате орг. взноса.

Средства, полученные от орг. взносов, Центром «Восхождение» будут направлены на организацию и проведение фестивалей, конкурсов, конференцией (расходные материалы, почтовые расходы, Интернет, печать дипломов, оплата труда сотрудников, ведущих делопроизводство по фестивалям и конкурсам, и др.), а также на другие некоммерческие направления деятельности Центра «Восхождение» (издание правового журнала для подростков, настенных правовых бюллетеней, памяток для родителей, проведение правовых игр и др.).

Материалы для участия в Фестивале принимаются с 1 ноября 2012 г. по 30 апреля 2013 г.

Заявки и резюме, не соответствующие требованиям данного положения, а также присланные после окончания срока приёма документов на фестиваль, не рассматриваются.

Список всех участников, лауреатов и победителей Фестиваля, а также Дипломы участника, Дипломы лауреата, Дипломы победителя в электронной форме будут выложены к 1 июля 2013 г. на сайте Центра «Восхождение» (на страничке «Фестивали» в разделе «Итоги фестивалей»), и каждый сможет самостоятельно скачать свой диплом. Для получения диплома в бумажном виде (это по желанию) нужно будет оплатить стоимость его изготовления и почтовой пересылки – 400 руб. за 1 диплом. Это необходимо указать в втором пункте заявки. Оплату за диплом в бумажном виде (400 руб.) нужно произвести вместе с орг. взносом одним платежом (то есть одним чеком, который высылается вместе с заявкой, резюме и письмом поддержки). Заказанные и оплаченные дипломы в бумажном виде будут высылаться обычной почтой в течение октября-ноября 2013 г. на тот адрес, который будет указан в заявке.

Во всех дипломах помимо фамилии и имени ребенка – участника Фестиваля будут указаны ФИО его педагога.

Дипломы имеют цветное фирменное оформление (они печатаются в типографии по специальному заказу), заверяются печатью Центра гражданско-правового образования «Восхождение» и подписью его руководителя, высылаются в больших конвертах (А-4). Как выглядят Дипломы можно увидеть на сайте Центра «Восхождение» по адресу: http://pravo48.narod.ru(в разделе «Фестивали»).

Получить более подробную информацию, скачать формы заявки, резюме, письма поддержки и положение, узнать о всероссийских конкурсах и конференциях, проводимых Центром «Восхождение», можно на сайте Центра по адресу: www.pravo48.narod.ru

На сайте Центра в разделе «Новости» будет публиковаться вся важная информация по организации и проведению Фестивалей достижений, подведению итогов и рассылке документов. Следите за этой информацией и событиями в данном разделе сайта.

Все возникающие вопросы, связанные с Фестивалем, задавайте по электронной почте: pravo48@list.ruВ теме письма указывайте: «Вопрос по фестивалю». Вопросы можно задавать и по телефону, при этом лучше звонить на мобильный телефон руководителя Центра «Восхождение» Аминова Айдара Мансуровича: 8-927-240-83-98.

Успехов всем!

 

http://pravo48.narod.ru/FESTIVALI.htm

Аватар пользователя Кунак

17 яшькә кадәрге балалар өчен: балаларның "Апельсин" исемле халыкара иҗади фестивале. Дәрәҗәсе - халыкара. Игътибар итегез: туган теледә иҗат ителгән эшләр дә кабул ителә. Катнашу бушлай. Диплом бәясе 0-25 сум.  Рәсми сайт һәм бәйге нигезләмәләре. Вакыты чикләнмәгән.

Мөгаллимнәр һәм педагогик уку йортлары студентлары өчен: "Вернисаж" фестивале. Дәрәҗәсе - халыкара. Игътибар итегез: туган телдә иҗат ителгән эшләр дә кабул ителә. Катнашу - бушлай. Диплом алу - 0-... сум. Рәсми сайт һәм фестиваль шартлары. Вакыты  чикләнмәгән.

 Мөгаллимнәр өчен: "Мәдәният һәм сәнгатьнең халыкара фестивале". Дәрәҗәсе - халыкара. Катнашу бушлай. Рәсми сайт һәм бәйге нигезләмәләре. Вакыты чикләнмәгән.

 Мөгаллимнәр өчен: Халыкара педагогик олимпиада. Дәрәҗәсе - халыкара. Катнашу  бушлай.  Рәсми сайт һәм бәйге нигезләмәләре. Вакыты чикләнмәгән.

Аватар пользователя Кунак

Исәнмесез! Фикерләр бик кызыклы. Мин дә килешәм бу сүзләр белән. Бер дә үзгәреш кичермәгән сайтлар ничек җиңә ала?!)) Мин дә бер сайт турында әйтергә уйлыйм. "Башлангыч мәктәп" сайтында үзгәрешләр бик күп. Яңалыклар ай саен тулылана. Башлангыч мәктәп укучыларының эшчәнлеге яктыртылып бара. Яңадан-яңа материаллар кертелә.Сайт балаларны үзенә җәлеп итеп тора.  Башлангыч мәктәп сайтларын һәрвакыт күзәтеп бардым. Бу сайтның җиңмәве безне бик тә гаҗәпләндерде. Җиңүчеләрне котлыйм. Яңа уңышлар телим!

Добавить комментарий