Узган атнада "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең оештыру комитеты 50 гә якын белгеч белән элемтәгә чыкты һәм аларга бәйгенең Татнет экспертлары берләшмәсенә чакыру юллады. Алар арасында программистлар, дизайнерлар белән беррәттән мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар һәм дәүләт эшлеклеләре бар. Интернет-проектларны бәяләүгә шулай ук узган елларда "Белем җәүһәре" премиясен яулаган сайт хуҗалары да чакырулы.
Интернет-проектларны бәяләү якынча 30 сентябрьга кадәр дәвам итәчәк. Аннары министрлыклар карарлары нигезендә финалистларны тантанага чакыру оештырылачак. Ә бәйгенең тантанасы быел һәм киләсе елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үткәрелер дип көтелә.
Интернет-проектларның авторларына тагын бер кат уңышлар телибез, финалга эләгүләрен һәм мәртәбәле "Белем җәүһәре" интернет-премиясе лауреаты исеменә лаек булуларын көтеп калабыз.
Фикерләр
Кунак
2 Октябрь, 2012 - 08:24
Финалистлар билгелеме инде?
Финалистлар билгелеме инде?
Раил Гатауллин
3 Октябрь, 2012 - 20:26
Финалистлар билгеле
Әйе, финалистлар билгеле. 25 проект авторына бәйгенең тантанасына чакыру җибәреләчәк. Бәйгедә катнашкан укытучыларны һәм укучыларны тантанага чакыру һәм бүләкләү максатыннан шушы 2 көндә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының тиешле карары әзерләнер һәм районнарга җибәрелер, дип ышанып калабыз.
Кунак
6 Октябрь, 2012 - 05:42
"Белем җәүһәрләре - 2012" бәйгесе финалистлары
Исәнмесез.
Приказны күргән кеше андагы исемлек белән таныштырып китә алмыймы?
Җавап бирүчегә алдан ук рәхмәт.
Раил Гатауллин
6 Октябрь, 2012 - 13:42
Финалистлар исемлеге
Финалистлар исемлеге белән бүген үк таныштырырга тырышырбыз!
Фикерләр